Татарстаннан язгы чакырылышта 3,3 мең кеше хәрби хезмәткә китәргә тиеш

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасында 2019 елның апрель-июль айларында хәрби хезмәткә чакыру комиссияләренә якынча 18 мең кеше килергә тиеш. Ә  3,3 мең кеше хәрби хезмәткә китәргә тиеш. Бу хакта бүген Татарстанның Хәрби комиссары Сергей Погодин язгы чакырылышка багышланган брифингта хәбәр итте. Брифинг ТР Хөкүмәте йортында узды.

Хәрби хезмәткә чакырылучыларны 22 апрельдән җибәрә башлау планлаштырыла.

Узган елдагыча урта-махсус белемле һәм югары белемле яшьләргә басым ясалачак.

Контракт нигезендә хәрби хезмәткә 800 дән алып 1000гә кадәр егетләрне чакыру планлаштырыла. Контракт нигезендә хәрби хезмәт ирекле. Ел саен контракт буенча хәрби хезмәткә барырга теләүчеләрнең саны арта бара. Мисал өчен, узган ел 600 кешегә ким булган.

Сергей Погодин сүзләренчә, контракт нигезендә хезмәт итүчеләр өчен социаль пакет каралган. Бушлай туклану, кирәк-яраклар, медицина ярдәме белән тәэмин ителеш, ел саен түләнә торган отпуск, 20 ел хезмәт иткәннән соң пенсиягә чыгу хокукы. Контракт буенча өч елдан артык хезмәт итүчеләр хәрби ипотека һәм торакка дәгъва итә ала.

Хәрби комиссар шулай ук 2019 елның язгы чакырылышында комиссияләргә югары уку йортын тәмамлаган 3344 егет чакырылачак,  дип өстәде. Иң сәләтле егетләр фәнни роталарга җибәреләчәк.

2015 елдан РФ Оборона министрлыгының фәнни роталарында 34 татарстанлы хәрби хезмәттә булган. Бүген Россия Федерациясендә 16 фәнни рота гамәлдә. Быел язын Татарстаннан алты кешене җибәрү планлаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International