ТР Президенты Казанның Җиңү проспекты белән Рихард Зорге урамы чатындагы ике катлы транспорт юлы чишелешен ачты

2012 елның 29 августы, чәршәмбе
Бүген, 2013 елда булачак Дөньякүләм Универсиадага әзерлек кысаларында, Казанның Җиңү проспекты белән Рихард Зорге урамы чатында 2 катлы транспорт юлы чишелешенең тантаналы ачылышы булды.

Быел Республика һәм Шәһәр көненә шушы объектны төзеп бетерү турында сөйләшкән идек, сүзләрендә торып, вакытында һәм сыйфатлы эшләгән өчен күпер төзүчеләргә олы рәхмәт белдерәм, дип татар һәм рус телләрендә мөрәҗәгать итте тантанага үзе электромобильдә мэр Илсур Метшинны да утыртып килгән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, хәзергә хәрәкәт эш режимында җибәрелсә, калган эшләр 2-3 айда, һәрхәлдә, ноябрьга кадәр төгәлләнергә тиеш. “Юл чишелеше шәп, ләкин ул килеп тоташкан юлның торышы аңа җавап бирерлек түгел, димәк, шәһәрнең юл челтәрен алга таба да яхшыртачакбыз-үстерәчәкбез”, - дип вәгъдәләде һәм, теләсә кайсы зур төзелеш барышында шәһәр халкына уңайсызлыклар туа, ләкин, эшләр төгәлләнгәч, барысы да әйбәт була - халкыбыз өчен кирәк бит болар, дип билгеләп үтте Президент.

Казан мэры Илсур Метшин исә, Президентыбызның 2013 елның октябренда төзеп бетерү бурычы куйган йөкләмәсе үтәлде, бу - күпер төзүчеләрнең алда торган бәйрәм көненә зур казанышы, хезмәт җиңүе, дип аларга хезмәтләре һәм республика башлыгы Рөстәм Миңнехановка шәһәрнең транспорт инфраструктурасын Универсиадага әзерләүдә һәртөрле ярдәме өчен рәхмәт сүзләре әйтте, объектка киткән төзелеш материалларын барлады: 18 мең куб метрдан артык бетон, 7 мең тоннадан күбрәк металл һ.б. Биредәге 2 катлы юл чишелешен төзүгә шәһәр Башкарма комитетының капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе заказ биреп, аны генераль подрядчы “Стройхимсервис” ҖЧҖ һәм субподрядчы “Мостострой-12” ҖЧҖ башкара.

Тантанада ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һ.б. рәсми затлар, төзүчеләр катнашты. Президент, министр, мэр шушы турының кечерәйтелгән макетын, аннары эстакадалы юлдан торып шәһәр манзарасын күздән кичереп хозурланды.

Җиңү проспекты һәм Зорге урамы чатындагы юл чишелеше – шәһәр күләмендә генә түгел, ә бөтен Татарстан күләмендәге уникаль проект. Мегаполиска кергәндә төп юл артерияләренең берсе булган урында мондый корылмага ихтыяҗ турында берничә ел элек үк автомобиль хәрәкәтенең үсеше һәм юлда “бөке”ләрнең күбәюе белән бәйле барлыкка килгән иде. Беренче субайлары 2010 елның декабренда ук сугылган бу объектны файдаланылышка тапшыру белән, 3 проблема хәл ителә: юлларның транспорт агымын үткәрү сәләте арта, транзит ташкыннарының бер өлешен шәһәр читенә юнәлтү, шулай ук башкаланың экологик хәлен яхшырту, чөнки автотранспорт “бөке”дә бөелеп торганда ягулык янган зарарлы газлар атмосфера һавасына күпләп чыга, “бөке” юк икән, димәк, зарары да азрак була.

РФ һәм ТР флаглары төсләрендәге һава шарлары очыртып, Президент Р.Миңнехановның җиңел кулыннан тантаналы итеп ачылган юлдан бер-бер артлы кузгалган автобус, тролейбус, тәрәзәләреннән Татарстан Республикасы, аның башкаласы Казан каласы һәм тагын 330 көннән башланачак Универсиада флагларын җилфердәтеп, аларга параллель хәрәкәт итә башлаган трамвайлар горур узганда пассажирларының кул болгап сәламләве төзүчеләрнең генә түгел, республика һәм шәһәр җитәкчелегенең дә күңеленә хуш килде.

Җыеп кына әйткәндә, юл чишелешенә барлыгы 2,7 млрд. сум акча киткән. Төп юл 3 эстакададан тора һәм 350 метрлап озынлыкта. Өстеннән автомобильләр һәм автобус, троллейбуслар гына түгел, трамвай линияләре дә узган шушы ике катлы юл шәһәрдә әлегә бердәнбер санала. Аерым алганда, шәхси транспорттан тыш, аның буйлап 15 автобус (5, 18, 19, 30, 31, 34, 37, 62, 68,77, 83, 85, 90, 97, 99 нчы), 3 троллейбус (9, 12, 21 нче) һәм 1 трамвай (11 нче) маршруты узачак. Президент әйткән эшләр төгәлләнеп, объект тулысынча файдаланылышка тапшырылсын өчен, биредә метрополитенның Җиңү проспекты станциясенә төшә-менә һәм җәяүлеләр юлның башка ягына чыга торган җир асты кичүен (дөрес, аның берсеннән җәяүлеләр инде файдалана да), тагын Р.Зорге ур., 75 нче йорт турысындагы җир өсте кичүен төзеп бетерәсе, шушы тирә-якны тәртипкә китереп матурлыйсы бар. Шушы юл чишелеше комплексына тагын Җиңү проспектындагы 2 әйләнеп узу эстакадасы – борылыш төене төзелгән (Генерал Сафиуллин ур., ягыннан 208 метр, Мәгубә Сыртланова ур. ягыннан 281 метр озынлыкта) һәм алар буйлап инде анда-санда транспорт йөри.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International