Татарстанның алиментчы ата-аналары балаларына 2,8 млрд сумнан артык бурычлы

2019 елның 13 августы, сишәмбе

Татарстан ата-аналарының алимент буенча гомуми бурычы 2,8 млрд сумнан артып китә. Бу санны бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның баш суд приставы Игорь Безуевский атады.

“Хисап чорында барлыгы 165 млн сумлык алимент түләттерелде һәм күчерелде. Башкарма документны кире алу, башкарма документны суд тарафыннан эш урыны буенча тотып калуга яки туктатуга җибәрү кебек башка нигезләр буенча 420 млн сумнан артык суммага 10 меңнән артык башкарма производствосы тәмамланган”, - диде Игорь Безуевский.

Барлыгы 20 мең татарстанлы алимент буенча бурычлы булып санала. Игорь Безуевский республикада алимент буенча бурычның гомуми суммасы 2,8 млрд сумнан артып китүен аныклап үтте. Ел башыннан бурычлылар керемнәренә 1,3 млрд сумнан артык акча түләттерелгән.

2019 ел башыннан бурычлыларны эзләү буенча 800гә якын эш ачылган. Эзләү чаралары 770тән артык алимент түләмәүчене табарга ярдәм иткән. Аларга карата административ һәм җинаять йогынтысы чаралары кулланылган, кайбер бурычлылар инде түләүләргә керешкән.

Татарстанда алиментлар түләү-түләмәү мәсьәләсендә бурычлылар булып 30-42 яшьлек ир-атлар тора.

“Классик” алимент түләмәүче, кагыйдә буларак, 30-42 яшьлек ир-ат. Республикада андый – алимент түләмәүче – 11 меңнән артык кеше бар. Алимент түләүләрен түләтү турында башкарма производстволарның күп өлеше әлеге категориягә карата кузгатылган”, - дип белдерделәр брифинг барышында.

Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе алимент түләмәүчеләр, кагыйдә буларак, асоциаль яшәү рәвеше алып баручы затлар булуын билгеләп үтә.

Алимент түләмәүче хатын-кызларга карата 2,5 мең башкарма производство кузгатылган. Алар арасында шулай ук 30-42 яшьлекләр өстенлек итә.

Бүгенге көндә 20 мең татарстанлының алимент буенча бурычлары бар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International