Татарстанда игеннәр 90% мәйданда җыеп алынган

2019 елның 7 сентябре, шимбә

Татарстанда урып-җыю кампаниясенең барышы турында  бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, Татарстанда игеннәр 90% мәйданда җыеп алынган. 150 мең гектарда җыясы калган. Барлыгы 3,8 млн тонна яңа уңыш җыелган. Уңыш гектарыннан 30 ц тәшкил итә.

Зәй районы (152 мең тонна), Нурлат (104 мең тонна), Апас (84 мең тонна) һәм Кайбыч (55 мең тонна)  районнары урып-җыюны төгәлләде.

Алга таба министр терлекчелектә 8 ай эчендәге күрсәткечләрне җиткерде. Авыл хуҗалыгы оешмаларында 915,6 мең тонна сөт җитештерелгән (үсеш 4%), 265,6 мең тонна терлек һәм кош ите  әзерләнгән. Республикада дуңгызчылык һәм кошчылык буенча эре предприятиеләр продукция җитештерүне арттыралар. Ел башыннан 807,6 млн данә йомырка алынган, бу узган елның гыйнвар-август айлары күрсәткеченнән 9%ка артык. Мөгезле эре терлекләр саны 721,5 мең баш тәшкил итә, шул исәптән 242,5 мең баш сыер бар.

Республикада агымдагы елның 8 аенда авыл хуҗалыгы оешмаларының акчалата кереме 60 млрд сумга җиткән. Шул исәптән терлекчелек продукциясен реализацияләүдән – 46 млрд сум булган (үсеш 16%). Үсеш нигездә сөтчелек тармагы хисабына бара.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International