Алексей Песошин Казанда регби буенча Югары лига чемпионаты матчында булды

2019 елның 7 сентябре, шимбә

Бүген Казанда “Тулпар”стадионында  Казанның “Стрела” клубы һәм “Кубань-2”командасы арасында матч узды. ТР Премьер-министры Алексей Песошин матчка килде.

Ирләр командалары арасында беренче уен 31 августта Краснодарда узды. Анда “Стрела”  55:22 исәбе белән җиңде.

Уенның тәнәфес вакытында “Зилант” хатын-кызлар регби клубын бүләкләү булды. Бу клуб быел март аенда оештырылган иде.

Алексей Песошин Казан клубы вәкилләрен уенның нәтиҗәләре белән котлады һәм алдагы турнирларда уңышлар теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International