2020 елда Татарстанның Мәҗбүри медицина иминияте фондының бюджеты 2,9 млрд сумга артачак һәм 57,1 млрд сум тәшкил итәчәк

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Татарстанның Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетының төп параметрлары турында фондның директоры Алсу Мифтахова бүген ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә сөйләде. Киңәшмә Татарстан Республикасының 2020- 2024 елларга социаль-икътисади үсеш фаразларын карауга багышланаган иде.

Киңәшмә ТР Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узды.

Алексей Песошин үзенең чыгышында ассызыклаганча, фондның бюджет күләме 2020 елга алдан исәпләүләр буенча 2,9 млрд сумга артачак һәм 57,1 млрд сум тәшкил итәчәк.

“Бу безгә үлүчеләр санын киметү, халыкның гомерен озынайту, медицина ярдәменең сыйфатын яхшырту буенча сәламәтлек саклау үсешендә стратегик максатларны башкарырга мөмкинлек бирәчәк”, - дип өстәде ТР Премьер-министры.

Алсу Мифтахова хәбәр иткәнчә, 2019 елның 8 ае эчендә фондның табышы тулы күләмдә була һәм 35,6 млрд сум тәшкил иткән, бюджетның чыгымнары 33,5 млрд сум тәшкил иткән яисә еллык планның 62%ы.

Медицина оешмалары хисабы буенча медицина хезмәтләре өчен түләүгә 33,3 млрд сум, шул исәптән югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүгә 1,7 млрд сум җибәрелгән.

Мәҗбүри медицина иминияте системасы аша медицина оешмаларын финанслауны гамәлгә ашыруга 5,5 млрд сум планлаштырыла. Мәҗбүри медицина иминиятенә кермәгән, югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүне финанслауга 2,3 млрд сум планлаштырылган.

Туберкулез хезмәтендә эшләүчеләргә һәм тиз медицина ярдәме күрсәтү автомобильләре йөртүчеләргә түләү өчен 198,3 млн сум каралган. Аерым категория гражданнарга ташламалы теш куйдыру һәм колак аппаратлары өчен 121,7 млн сум каралган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International