Алексей Песошин “Татэнергосбыт” АҖ директорлар советы утырышын уздырды

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте йортында “Татэнергосбыт”АҖ  Директорлар советының чираттагы  утырышы узды. Аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.

Утырыш “Татэнергосбыт”АҖ  Директорлар советы рәисен һәм секретарен сайлау белән башланды. Бертавыштан рәис итеп Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин сайланды.

Катнашучылар шулай ук кайбер актуаль мәсьәләләрне карадылар, шул исәптән 2019-2020 елларга эш планын расладылар.

Икътисад һәм финанслар буенча директор урынбасары Илсөяр Гыймазетдинова катнашучыларны 2019 елның беренче яртыеллыгындагы компания эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштырды.

Компания җитәкчелеге 1 нче июльгә кулланучыларның түләү вакыты чыккан бурычы 335 млн сум тәшкил иткәнлеген, бу 2018 елның шул ук чоры дәрәҗәсенә туры килүен әйтте. Бер айлык сату күләмендә срогы чыккан бурыч өлеше 5,9% тәшкил иткән — бу күрсәткеч узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 0,8%ка кимрәк.

Утырыш тәмамланганда Алексей Песошин барысына да яхшы эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм уңышлар теләде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International