Рөстәм Нигъмәтуллин: Татарстан Росреестры үзенең эшчәнлеге елларында күп санда зур поектларны гамәлгә ашырды

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Бүгенге көндә Татарстан Росреестры “контактсыз технологияләр” үсешенә зур игътибар бирә. Бу хакта бүген ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин РФ Росреестры һәм Беларусь Дәүләт милек комитеты коллегияләренең уртак утырышы ачылышында белдерде.

Бу чара Казанда “Корстон” мәйданчыгында узды. Анда РФ икътисади үсеш министры урынбасары – Росреестр җитәкчесе Виктория Абрамченко һәм Беларусь Дәүләт милек комитеты рәисе Андрей Гаев катнашты.

Рөстәм Нигъмәтуллин билгеләгәнчә, Татарстанны Беларусь Республикасы белән күптәнге күпьяклы мөнәсәбәтләр бәйли. Сәүдә әйләнеше буенча Беларусь 4 нче урынны алып тора. Төп проектлар машиналар төзелеше, медицина, нефть химиясе өлкәсендә гамәлгә ашырыла.

Росреестрның республика идарәсе Күп функцияле үзәкләр челтәрен булдыруда актив катнашты, дип хәбәр итте Рөстәм Нигъмәтуллин. Хәзерге вакытта Татарстан районнарында яшәүчеләр дәүләт хезмәтләрен бер урында комплекслы төстә алалар. Бүгенге көндә ТР территориясендә 57 Күп функцияле үзәк эшли, аларда 187 дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтелә.

“Росреестрның Идел буе федераль округы архивын ачу Татарстан өчен мөһим вакыйга булачак. Яңа объектта 33 миллионнан 65 миллионга кадәр архив эше сакланачак. Без уртак эшебез һәм бу проектта ярдәм өчен рәхмәт белдерәбез”, - диде ул.

Рөстәм Нигъмәтуллин ассызыклаганча, Татарстан Росреестры үзенең эшчәнлеге елларында күп санда зур поектларны гамәлгә ашыра. Бу эштә республиканың муниципаль органнары, дәүләт ведомстволары, шул исәптән федераль ведомстволар белән җайга салынган хезмәттәшлек мөһим роль уйнады. Бу билгеләнгән планнарны гамәлгә ашырырга һәм Татарстан Республикасының лидерлык позициясен саклап калырга мөмкинлек бирә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International