Наталия Фишман-Бекмамбетова: Казан парклары 2019 ел башыннан 19 млн сум акча эшләде

2019 елның 15 октябре, сишәмбе

18-20 октябрьдә “Казан Экспо” үзәгендә World Urban Park Congress халыкара конгрессы узачак. Бирегә бөтен дөньядан бер меңнән артык кунак килүе көтелә. Бух акта Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләде.

Конгресс әйдәп баручы архитектор, урбанист, ландшафт дизайнерларын, шәһәр төзелешендә катнашучыларны, дәүләт хакимияте вәкилләрен җыячак. “Географиясе бик киң – Австралия, Яңа Зеландиядән АКШка, Африка, Европа, БДБ илләренә кадәр. Барлыгы 120 ләп эксперт-спикер булачак”, - диде Наталия Фишман.

Аның сүзләренчә, конгрессның Татарстан өчен файдасы зур. “Бездә кайчак “тагын нинди чара, ник кирәк инде” дип аңламау очраклары да бар. Ләкин безнең уңайлы шәһәр мохитен булдыру тәҗрибәсе Россиядә генә түгел, читкә дә таратыла. Казахстан делегациясе безнең тәҗрибәне өйрәнергә киләчәк”, - дип билгеләде ул.

Конгрессның беренчесе 2015 елда - Португалиядә, былтыр Австралиядә узган.

2019 елда Казан парк һәм скверлары кереме бүгенге көнгә 19 млн сум булган. 2018 елдагыдан ике тапкыр артыграк, узган ел ул 8,98 млн сум тәшкил иткән.

Аның сүзләренчә, ел азагына кадәр керем 20 млн сумга җитәргә мөмкин. Бүген парклар, нигездә, маркетинг чаралары хисабына акча эшли. Шулай да, Татарстан Россиянең башка төбәкләре белән тәҗрибә уртаклаша ала. “Без артык акча тотмыйча да җәмәгать киңлекләре белән ничек идарә итү турында сөйли алабыз”, – диде Наталия Фишман-Бекмамбетова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International