Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында катнаша

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин  VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының дүртенче утырышында катнаша.

Утырышның көн тәртибенә барлыгы 19 мәсьәлә, шул исәптән биш федераль закон проекты кертелгән.

Утырышны ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.

Утырышта шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнаша.

Беренче укылышта 8 закон проекты, икенче укылышта бер закон проекты каралачак.

Көн тәртибендәге төп мәсьәлә “2020 елга һәм 2021, 2022 еллар план чорына Татарстан бюджеты турында”гы закон проекты  булачак. Татарстан  Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан парламентка кертелгән документ буенча профиль комитетларында, зональ киңәшмәләрдә һәм парламент тыңлаулары кысаларында күп фикер алышулар узды.

2020 елга республика бюджетының кереме 264,8 млрд сум, чыгымнары 267,96 млрд сум планлаштырыла, дефицит – 3,1 млрд сум.

Республика бюджеты белән бер вакытта ТР Дәүләт Советы утырышында Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы закон проекты да каралачак. 2020 елга керем һәм чыгымнар 57,7 млрд сум тәшкил итәчәк.

Беренче укылышта Татарстан Экология кодексына һәм “Татарстан Дәүләт мөлкәтен хосусыйлаштыру турында”, “Татарстанда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында”, “Татарстанда шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында”, “Наркомания һәм токсикоманияне профилактикалау турында”, “Татарстан Конституция суды турында” һәм “Татарстан җәмәгать судьялары турында”гы республика законнарына үзгәрешләр кертелә торган закон проектлары каралачак.

Икенче укылышта депутатлар “Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында”гы законга үзгәрешләр кертүгә кагылышлы закон проекты хакында фикер алышачак.

Татарстанның икътисад министры Фәрид Габделганиев VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының дүртенче утырышында хәбәр иткәнчә, Татарстан илкүләм проектлар буенча 523 дәүләт контракты төзегән, яисә гомуми санның 94%ы. 2024 елга кадәрге чорга Татарстанның социаль-икътисади үсешен фаразлау илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны исәпкә алып формалаштырылган.

“Хәзерге вакытта Татарстан Хөкүмәте тарафыннан 48 төбәк милли проектлары расланган”, - дип билгеләде Фәрит Габделганиев.

Татарстан бюджетында 2020 елга дәүләт программаларын финанслауның күләме республикада 243,9 млрд сумда планлаштырылган, бу 2019 елдагыга караганда 13,4%ка күбрәк, дип хәбәр итте Бюджет, салым һәм финанслар буенча парламент комитеты рәисе Леонид Якунин. Икенче елга Татарстанның 30 дәүләт программасын гамәлгә ашыру каралган, дип өстәде ул.

“Кеше капиталын үстерү, тормыш сыйфатын күтәрү мөһим булып кала. Барлык республика программалары шуңа юнәлтелгән, алар агымдагы елдан илкүләм проектларны гамәлгә ашыру чаралары белән көчәйтелгән”, - дип ассызыклады Леонид Якунин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International