Алексей Песошин Төркия Генераль консулы Исмет Эрикан белән очрашты

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Төркиянең Казандагы яңа Генераль консулы Исмет Эрикан белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

Исмет Эрикан Төркиянең Казандагы Генераль консулы вазифасына 2019 елның 1 октябрендә кереште. Аннан алдагы генконсул  Әхмәт Садык Доган агымдагы елның июлендә үз вазифасыннан китте.

Алексей Песошин Исмет Эриканны яңа вазифага билгеләнүе белән котлап, эшендә уңышлар теләде. “Татарстан Төркия белән үзара хезмәттәшлекне киңәйтүгә аерым игътибар бирә. Әлеге хезмәттәшлек Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән. Уртак тырышлык белән без алга таба да хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итәчәкбез” – дип ассызыклады ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International