Татарстанда быел 3220 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 238 кеше үлгән

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда быел 3220 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 238 кеше үлгән. Бу хакта юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров хәбәр итте.

Республиканың баш автоинспекторы Ленар Габдрахманов утырышта быелгы юл-транспорт һәлакәтләре статистикасын китерде.

“Быелның тугыз ае нәтиҗәләре буенча Татарстанда 3220 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 238 кеше үлгән, тагын дүрт меңе яраланган”, - дип сөйләде Ленар Габдрахманов.

Аның сүзләренчә, һәлакәтләрнең күп өлеше машина йөртүчеләр узып китү вакытында каршы як хәрәкәт юлына чыкканда, трассаларда була.

“Машина йөртүчеләр узып китү алдыннан юл хәлен бәяләмиләр яки каршы як полосага чыккач, кесә телефоны белән мавыгалар”, – дип өстәде Габдрахманов.

Шуңа да карамастан, Гафаров соңгы биш елда юл – транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучыларның гомуми саны шактый кимегәнлеген әйтте. Ул вакытта һәлак булучылар саны 900 кешегә җиткән. Гафаров ирешелгәннәрдә тукталып калмаска һәм юллардагы аварияләр кимесен өчен барысын да эшләргә кушты.

Татарстанда 2019 ел башыннан җәяүлеләр кичүендә 71 кеше һәлак булган. ЮХИДИ башлыгы сүзләренчә, җәяүлеләрне еш кына машина көйләнми торган юл аркылы чыгу урыннарында бәрдергән. Кагыйдә буларак, машина йөртүчеләр җәяүлеләрне вакытында күреп өлгерми, шунлыктан автомобильләренең тизлеген киметергә өлгерми кала.

“Җәяүлеләрне таптату очракларын булдырмас өчен республикада юл аркылы чыгу урыннарын төзекләндерү буенча эш алып барыла – ясалма тигезсезлекләр билгеләнә. Юл-транспорт һәлакәтләренә анализлардан күренгәнчә, мондый чаралардан соң аварияләр кими”, - диде Габдрахманов.

“Юл аша чыкканда җәяүле кесә телефоны белән мавыга яки наушникларда бара һәм юл торышына игътибар итми. Кызганыч, мондый очраклар бер генә түгел”, - дип сөйләде Габдрахманов.

Фаҗига булмасын өчен, ЮХИДИ башлыгы республика халкыннан җәяүлеләр кичүендә игътибарлырак булуларын, үзләрен үткәрүләренә инануларын, ә караңгы вакытта киемнәргә яктылыкны кире кайтаручы билгеләр беркетүләрен сорый.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International