Татарстанда шикәргә бәя төшү сәбәпле хуҗалыкларга ярдәм чараларын караячаклар

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

Татарстанда шикәргә бәя төшү сәбәпле хуҗалыкларга ярдәм чараларын караячаклар. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров  Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте.

“Кышкы чорда хуҗалыклар белән очрашачакбыз. Үзебез яктан без ярдәм итү чараларын өйрәнәчәкбез, хуҗалыкларның икътисадын бәяләячәкбез”, - диде ул.

Татарстанда шикәр чөгендере җитештерү белән шөгыльләнүчеләргә тамыразык мәйданнарын киметү турында күрсәтмәләр булмаячак.

“Быел шикәргә бәя төшү сәбәпле, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан шикәр чөгендере мәйданнарын киметү турында күрсәтмә килгән иде. Бүген кемнең мәйданнары, эшкәртү заводлары бар, алар мәйданнарны киметмәс дип торам. Безнең яктан да киметү, арттырмау турында катгый күрсәтмәләр булмаячак”, - диде министр.

Ул “Агросила”, “Ак Барс холдинг”ның шикәрне төрле сату юлларын уйлаулары турында, экспорт буенча сөйләшүләр баруын әйтте. “Вакыт бар, кыш көне һәр район, хуҗалыклар белән сөйләшәчәкбез. Бүгенге хәлне һәркем аңлый. Элекке 30 сум белән быелгы 19 сум арасында аерма бар”, - диде Марат Җәббаров.

Министр бүген республикадагы барлык шикәр комы җитештерү заводлары чимал белән тәэмин ителгәнен билгеләп үтте. Шикәр чөгендере җитештерүчеләргә ярдәм мәсьәләсе кичә  Игенчеләр сараенда узган утырышта да күтәрелгән иде. Татарстанда шикәр чөгендере 63,7 мең гектар мәйданда чәчелгән. Быел барлыгы 2 млн 600 мең тонна шикәр чөгендере җыеп алырга ниятлиләр.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә карабодайга бәяләр күтәрелүе көтелми. “Мин үзем ике ярминкәдә булдым. Карабодайга ажиотаж күренмәде. Алдагы ярминкәләрдә бәяләр күтәрелүе көтелми. Бездәге запаслар халыкны тәэмин итү өчен җитәрлек”, – диде министр.

Ярминкәләрдә карабодайның 1 килограммы 30 сумнан сатыла. Сәүдә челтәрләрендә ул 40 сумнан артык. Узган җиде ярминкәдә 41 тонна карабодай сатылган.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре 14 сентябрьдән бирле оештырыла, Яңа елга кадәр дәвам итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International