Алексей Песошин Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Тантаналы чара Казан Кремлендә узды.

Алексей Песошин үз чыгышында билгеләгәнчә, дәүләт бүләкләрен тапшыру Халыклар бердәмлеге көне алдыннан уза.

“Тарихи тәҗрибә күрсәткәнчә, бары тик Россия халкының берләшүе генә илдә тотрыклылык хөкем сөрүенә һәм халыкара дәрәҗәдә зур җиңүләргә китерә. Үз чиратында, Россиянең әйдәп баручы субъектларыннан берсе булган Татарстан Республикасы мәдәни традицияләрнең күпкырлылыгы белән аерылып тора. Ул - үз территориясендә яшәүче халыкларның берләшүендә уникаль үрнәк. Республикабызның социаль-икътисади үсеш нигезе - нәкъ менә шушы бердәмлектә”, - диде ул.

ТР Премьер-министры ассызыклаганча, бүген бүләкләнүчеләр арасында – сәнәгать, төзелеш, транспорт предприятиеләре хезмәткәрләре, мәгариф, спорт, социаль, медицина өлкәләрендә эшләүчеләр, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, көч, дәүләт һәм муниципаль учреждение хезмәткәрләре, шулай ук хезмәт ветераннары.

Алга таба ТР Премьер-министры кыскача Татарстанның социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре турында сөйләде. Алдан бәяләү буенча, тулай төбәк продукты күләме быел 2,5 трлн сумга җитәчәк. Планлаштырылган сәнәгать җитештерүе индексы 101,6% тәшкил итәчәк.

Алексей Песошин сүзләренчә, сәнәгать җитештерүе үсешенә төп өлешне нефть-газ химиясе һәм машиналар төзелеше комплекслары кертә.

“Алабуга” МИЗда бүгенге көндә 57 резидент эшли. Агымдагы елның 1 июленә резидентлар үзләштергән инвестицияләр күләме 130 млрд сум тәшкил иткән, якынча 7 мең эш урыны булдырылган, резидентларның табышы – 444 млрд сум.

Алексей Песошин дәүләт сәясәтенең иң өстенлекле юнәлешләренең берсе – мәдәниятне үстерүгә игътибар итте.

“2020 елда без ТАССР оешуга 100 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Безнең республика уникаль традицияләрне һәм республикадагы халыкларның милли тәңгәллеген саклап кала алды, һәм ул күп гасырлык мирасны федераль һәм халыкара дәрәҗәдә лаеклы күрсәтә алды”, - дип ассызыклады ул.

Алга таба ТР Премьер-министры 61 кешегә дәүләт бүләкләрен тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International