Татарстан районнарында авыл хуҗалыгы техникасы кышкы саклауга куела, көзге-кышкы ремонт оештырыла

2019 елның 9 ноябре, шимбә

2020 елдагы кыр эшләренә авыл хуҗалыгы техникасын әзерләү турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.   

«Авыл хуҗалыгы машиналары нигездә елына 2 ай гына эшли, әмма аларны нәтиҗәле файдалануга республиканың барлык авыл хуҗалыгы уңышы бәйле, - диде Марат Җәббаров. – Урып-җыю эшләре тәмамлангач, 2020 елдагы кыр эшләренә авыл хуҗалыгы техникасын әзерләү башлана. Техника сыйфатсыз сакланганга күрә, коррозиядән ел саен 20% техника зыян күрә».

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры хәбәр иткәнчә, бүген машина-трактор паркын амортизация сроклары узган 60% авыл хуҗалыгы машиналары тәшкил итә, үзйөрешле техника саны ел саен кими бара, тракторларның һәм комбайннарның 3-5%ын гына яңарту мөмкинлеге бар, шуңа күрә куәтле һәм югары җитештерүчәнлеге булган техника сатып алуга басым ясала.  

Хуҗалыкларның запас частьләргә, ремонтка һәм техник сервиска чыгымнары һәр елны 3,5 млрд. сум тәшкил итә.  

2019 елның 30 октябреннән 5 ноябренә кадәр барлык районнарда да техниканы кышкы саклауга кую һәм көзге-кышкы ремонтны оештыру буенча комиссияләр уздырылган.

Әгерҗе, Әлмәт, Югары Ослан, Лаеш, Менделеевск райононарында бу җәһәттән җитешсезлекләр ачыкланган.   

Марат Җәббаров, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау эшләрендә гадәттә соңга калучы районнар җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, запас частьләр сатып алу эшен кичектермәскә өндәде.  

Министр шулай ук муниципаль районнар башлыкларына һәм җитәкчеләренә хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы техникасын сыйфатлы ремонтлауны оештырырга өндәде.   

Марат Җәббаров шулай ук хәбәр иткәнчә, техниканы нәтиҗәле эксплуатацияләү, ремонтлау һәм техник  сервисны оештыру мәсьәләләре декабрь уртасында Апас районында уздырылачак инженерлар конференциясендә җентекләп каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International