ТР Хөкүмәте йортында “Татэнергосбыт” АҖ Директорлар советы утырышы узды

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

ТР Хөкүмәте йортында бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә “Татэнергосбыт” АҖ Директорлар советы утырышы узды.

Көн тәртибенә актуаль мәсьәләләр чыгарылды, шул исәптән “Татэнергосбыт”АҖнең 2019 елның 9 ае эчендәге эшчәнлек нәтиҗәләре, компаниянең табыш һәм чыгымнар бюджетына төзәтмәләр кертү.

“Татэнергосбыт”АҖнең икътисад һәм финанслар буенча директор урынбасары Илсөяр Гыймазетдинова Директорлар советы әгъзаларын компаниянең 9 ай эчендәге эшчәнлек нәтиҗәләре белән  таныштырды.

“Татарстан Республикасы буенча электр энергиясен куллануның үсеше дәвам итә. Станцияләр тарафыннан электр энергиясен эшләп чыгару агымдагы елның 9 аенда 21 млрд 74 млн кВт сәгать тәшкил итте, узган елга караганда 7,6%ка күбрәк. Компаниянең 9 ай эчендәге табышы 50 млрд 318 млн сум тәшкил итте, 2018 елга караганда 10%ка күбрәк”, - дип сөйләде Илсөяр Гыймазетдинова.

Алга таба директор Рифнур Сөләйманов “Татэнергосбыт”АҖнең оештыру структурасындагы үзгәрешләргә бәйле компаниянең табыш һәм чыгымнар бюджетына кертелгән төзәтмәләр турында сөйләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International