“ЛУКОЙЛ” ААҖ президенты “Яңарыш” фондының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

2012 елның 30 октябре, сишәмбе
Бүген Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында “РИТЭК” ААҖ һәм “ЛУКОЙЛ” ның ТР да хәйрия фонды оештырган социаль һәм мәдәни проектларның III бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев “ЛУКОЙЛ” нефть компаниясе” ААҖ президенты Вагит Алекперовка ТР тарихы һәм мәдәнияте һәйкәлләрен торгызу буенча Республика фондының Рәхмәт хатын һәм Хәйриячеләр китабын тапшырды.

Әйтергә кирәк, “ЛУКОЙЛ” ширкәте Свияжскида Изге Константин һәм Елена чиркәвен торгызуда иганәчелек ярдәмен күрсәтте. Нефть компаниясе бу максатларга 45 миллоион сум акча күчергән. Бу “ЛУКОЙЛ”ның быел “РИТЭК” ААҖ тарафыннан гамәлгә ашырылган Татарстандагы иң мөһим хәйрия проекты (“Россия инновацияле ягулые-энергетика компаниясе – “ЛУКОЙЛ” ААҖ нең бүлендек предприятиесе).

“Хәйриячеләр китабында теркәлеп, Вагит Алекперовның исеме мәңгеләштерелә. Кемнең нинди күләмдә ярдәм итүенә карамастан, хәйричеләр барысы да шушы китапка кертелә. Сез – хөрмәтле шәхес. “ЛУКОЙЛ” ширкәте республика тарихи мирасын торгызу эшләрендә катнаша. Свияжскида сезнең ярдәм белән башкарылган эшләр өчен халык бир рәхмәтле”, - дип, Минтимер Шәймиев Вагит Алекперов белән бүген Свияжскига баруларын да искәртеп узды. “Мондый изге эшләрдә катнашу безнең күңелләрне тагын да чистарта, һәйкәлләр генә түгел, без үзебез дә яңарган күк булабыз”, - диде Дәүләт киңәшчесе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International