Рөстәм Нигъмәтуллин чираттагы өлешчеләр төзелешен тапшыруда катнашты

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

Бүген Казанда быел инде өченче озакка сузылган төзелешне тапшырдылар. Тантаналы чарада ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

Йорт төзелешен “Фон” компаниясе 2014 елда башлый, финанс кыенлыклары аркасында төзелеш 2015 елда туктатылган иде. Төзелешне төгәлләү өчен “АкТаш-Инвест”ҖЧҖ җәлеп ителде.

“Без ел ахырына кадәр Татарстанда тагын биш йорт тапшырырга ниятлибез”, - дип билгеләде ТР Премьер-министрының беренче урынбасары.

Өч ел дәвамында республикада 18 йорт файдалануга тапшырылды, шуларның 16сы Казанда, дип өстәде Рөстәм Нигъмәтуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International