ТР Профсоюзлар федерациясе, ТР Эш бирүчеләр берләшмәләре координацион советы, ТР Министрлар кабинеты арасында килешү имзаланды

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе

ТР Хөкүмәте йортында бүген ТР Профсоюзлар федерациясе, ТР Эш бирүчеләр берләшмәләре координацион советы, ТР Министрлар кабинеты арасында Татарстанда минималь эш хакы турында килешү имзаланды.

Бу чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева, “ТР предприятиеләр һәм сәнәгатьчеләр ассоциациясе” эш бирүчеләрнең төбәк берләшмәсе президенты, ТР Эш бирүчеләр берләшмәләре координацион советы рәисе Александр Лаврентьев катнашты.

Рөстәм Нигъмәтуллин хәбәр иткәнчә, мондый килешү Татарстанда сигезенче тапкыр имзалана.

Минималь эш хакының күләме федераль закон нигезендә 2020 елның 1 гыйнварыннан 12 130 сум тәшкил итәчәк.

Икътисадның бюджеттан тыш секторы өчен аның күләмен 14 мең сум күләмендә билгеләү тәкъдим ителә.

Рөстәм Нигъмәтуллин билгеләгәнчә, бу килешүне төзү – республикада бөтен төп макроикътисади күрсәткечләр буенча уңай нәтиҗәгә китерәчәк. Тулай төбәк продукты үсеше республикада 2019 елда 101 % тәшкил итә, сәнәгый җитештерү индексы 103,6%.  Төп капиталга инвестицияләр күләме 630 млрд сумнан арта.

2019 елның гыйнвар-октябрь нәтиҗәләре буенча уртача эш хакы 36 357 сум тәшкил иткән. Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә мәсьәләләр республикада өч якның – Хөкүмәт,эш бирүчеләр һәм профсоюзларның конструктив хезмәттәшлеге кысаларында хәл ителә.

Килешү текстына ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева, “ТР предприятиеләр һәм сәнәгатьчеләр ассоциациясе” эш бирүчеләрнең төбәк берләшмәсе президенты, ТР Эш бирүчеләр берләшмәләре координацион советы рәисе Александр Лаврентьев имзаларын куйды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International