Алексей Песошин ТР Инвестицион үсеш агентлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында: Барлыгы 2019 елда Татарстанга 28 илдән инвестицияләр кергән

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Барлыгы 2019 елда Татарстнга 28 илдән инвестицияләр кергән. Бу хакта ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Инвестицион үсеш агентлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында белдерде.

Утырыш “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында узды һәм ТР Инвестицион үсеш агентлыгы коллегиясенең 2019 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләренә һәм 2020 елга куелган бурычларга багышланган иде.

Төп докладны ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина ясады.

Татарстанга чит илләрдән кергән инвестицияләр күләме 2019 елның 9 аенда 1,6 млрд долларга җитте. Бу Татарстанга беренче тапкыр соңгы биш ел эчендә Россиянең иң яхшы төбәкләр унлыгына керергә мөмкинлек бирде, дип сөйләде Талия Миңнуллина.

“Инвестицияләр тугыз ай эчендә безгә 28 илдән керде. Чит илләрдән кергән инвестицияләр буенча Татарстанда 2019 елның өч кварталындагы лидерлар өчлеге: Чаллы, Түбән Кама һәм Алабуга муниципаль районнары. Без фаразлаганча, ел нәтиҗәләре буенча лидерлар үзгәрмәячәк”, - билгеләде ул.

“Төбәкнең инвестицион җәлеп итүчәнлеге - икътисади һәм социаль үсешнең төп күрсәткечләренең берсе. Икътисадның реаль секторына инвестицияләр кертү гражданнарның иминлеген арттыра һәм җәмгыятьтә социаль тотрыклылык нигезе булып тора”, - диде Алексей Песошин.

2019 елда ТР Инвестицион үсеш агентлыгы Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә халыкара инвестицион форум кысаларында халыкара бүләккә ия булды.

“Татарстанга 2019 елда 28 илдән инвестицияләр керде. Узган елның тугыз ае нәтиҗәләре буенча иң зур күләм Германия, Нидерланд, Сингапур, АКШ, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә туры килә. Шул ук вакытта хисап чорында республиканың тышкы сәүдә әйләнеше сизелерлек кимегән. Бу мәcьәләдә  ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына, ТР Икътисад министрлыгына моның сәбәпләрен җентекләп анализларга кирәк”, - диде ул.

Республикага инвестицияләр җәлеп итү өчен өстенлекле социаль икътисади үсеш территорияләренә һәм махсус икътисади зоналарга бирелә торган салым ташламалары җитди этәргеч бирә.

“Бу мәйданчыкларның потенциалы Татарстанга РФ Президенты Владимир Путин куйган максатны ел саен кимендә 5%ка арттырырга мөмкинлек бирәчәк”, - диде Алексей Песошин.

Ул ТР Инвестицион үсеш агентлыгын республика министрлыклары белән бергә сәнәгать мәйданнарына яңа резидентлар җәлеп итү буенча эшне көчәйтергә чакырды.

ТР Премьер-министры сүзләренчә, бүген инвестицияләр яңа эш урыннары булдыруга һәм халыкның тормышын яхшыртырга  ярдәм итәчәк.

Алексей Песошин шулай ук  дәүләт-шәхси партнерлык үсеше буенча лидер Санкт-Петербург тәҗрибәсен өйрәнергә тәкъдим итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International