ТР Хөкүмәте Йортында иң яхшы Яңа ел бизәлеше конкурсында җиңүче муниципаль берәмлекләрне бүләкләде

2020 елның 25 гыйнвары, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында муниципаль берәмлекләр арасында иң яхшы Яңа ел бизәлеше конкурсына нәтиҗәләр чыгарылды. 

Чара республика киңәшмәсе кысаларында узды, аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. 

ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева искәрткәнчә, республика конкурсы җиденче ел рәттән уздырыла. Муниципаль берәмлекләр тырышлыгын бәяләү өчен махсус эш төркеме төзелә, алар бизәлешне үзләре барып карый. Конкурс 2019 елның 25 декабереннән 2020 елның 25 гыйнварына кадәр уздырылды. Быел конкурста алты номинация.

Приз фонды 11,75 млн сум тәшкил итте. Яңа ел чараларын оештыру дәрәҗәсе, халык фикере исәпкә алынды. Әйтик, Теләче һәм Саба районнарына муниципаль берәмлекләр сайтларындагы сораштыруда иң югары бәя бирелде. 

Быелгы конкурсның үзенчәлеге - ТАССР 100 еллыгы стилистикасында бизәү. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов беренче урыннарга дипломнар тапшырды. 

Административ үзәкләре республика дәрәҗәсендәге шәһәрләр булган муниципаль берәмлекләр арасында иң яхшы Яңа ел чыршысы һәм чаралары Азнакай районында булган. 

Казанда беренче урынна шәһәрнең  Киров һәм Мәскәү районы яулаган. 

Әлмәт, Түбән Кама һәм Чаллы шәһәре районнары арасында беренче урын Чаллыга бирелгән. 

Административ үзәкләре район дәрәҗәсендәге шәһәрләр һәм шәһәр тибындагы поселоклар булган муниципаль берәмлекләр арасында иң яхшы Яңа ел чыршысы һәм чаралары Саба районында булган. 

Административ үзәкләре авыл торак пунктлары булган муниципаль берәмлекләр арасында иң яхшы Яңа ел чыршысы һәм чаралары Теләче районында булган. 

Биш зональ төркем арасында беренче урыннар Аксубай районының Иске Илдерәк авылына, Чүпрәле районының Кече Цильна авыл җирелегенә, Балтач районының Сосна авылына, Тукай районының Яңа Троицки җирлегенә, Баулы районының Исергәп авылына бирелгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International