Алексей Песошин: Татарстан Президенты соңгы 10 елда булган зур аварияләрнең сәбәбен ачыклау һәм аларны кисәтү өчен чаралар тәкъдим итү бурычын куйды

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан предприятиеләре һәм оешмалары белән сәнәгать һәм янгын куркынычсызлыгы турында семинар-киңәшмә узды.

Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Ул бүген республика территориясендә сәнәгатьнең төрле тармагына караган предприятиеләр урнашканлыгын искә төшерде.

“Татарстан республикасында көчле сәнәгый һәм фәнни-техник потенциал бар. Шул ук вакытта предприятиеләрдә төрле һәлакәтләрдән саклану чаралары куллану өлкәсендә проблемалар бар. Соңгы 10 елда республикада аварияләр саны арткан”,- диде Алексей Песошин.

ТР Премьер-министры сүзләренчә, бу һәлакәтләрнең төп сәбәбе куркынычсызлык техникасы кагыйдәләренә җавапсыз карауга, инженер-техник хезмәткәрләрне һәм эшчеләрне һөнәри әзерләү буенча чараларның җитешмәвенә бәйле.

“Татарстан Президенты соңгы 10 елда булган зур аварияләрнең сәбәбен ачыклау һәм аларны кисәтү өчен чаралар тәкъдим итү бурычын куйды”, - дип белдерде Алексей Песошин.

Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе урынбасары Родион Карпов доклад ясады.

“Ростехнадзорның Идел буе идарәсе тарафыннан уздырылган чараларга карамастан, сәнәгать объектларында аварияләр дәрәҗәсе югары кала бирә. Узган елда гына да 11 авария, 15 бәхетсезлек очрагы булды, шул исәптән 9ы үлем очраклары белән”, - диде ул.

Киңәшмә барышында аварияләрнең сәбәбе производство контролен начар уздырган компанияләр һәм предприятиеләр аталды.

“Түбәнкаманефтехим” ГАҖ да кеше үлеме белән аварияләр булганнан соң, Татарстан президенты кушуы буенча берничә тармак киңәшмәсе уздырылды, дип искәртте Родион Карпов.

“Тәнкыйтькә эләкми калган бер генә предприятие дә булмады”, -дип билгеләде ул.

Семинар-киңәшмә барышында сәнәгать предриятиеләре, ТРда Дәүләт хезмәт инспекциясе вәкилләре чыгыш ясады.

Барлык сәнәгать предприятиеләрендә ТР Куркынычсызлык советы протоколының барлык пунктлары да мәҗбүри рәвештә үтәлергә тиеш, дип йомгаклады Алексей Песошин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International