ТР мәгариф һәм фән министры: Быел БДИ биремнәренә үзгәрешләр аз кертелде

2020 елның 10 марты, сишәмбе

Быел БДИның контроль-үлчәү материалларына үзгәрешләр аз кертелде. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов сөйләде.

“Кайбер фәннәрдән бары тик аерым бәяләү билгеләре генә ачыклана. Математика, биология, химия, информатика һәм ИКТ, чит телләр буенча үзгәрешләр юк”, - дип билгеләде Рафис Борһанов.

БДИны вакытыннан алда бирү чорында – 20 марттан 13 апрельгә кадәр имтихан уздыру өчен ике пункт эшләячәк. Алар Казанда 8 нче гимназиядә һәм Чаллыда 48 нче мәктәптә урнашкан. “Имтиханны 14 фән буенча 769 укучы тапшырачак”,- дип ассызыклады министр.

БДИ тапшыруның төп чоры – 25 майдан 29 июньгә кадәр. Бу чорда Татарстанның барлык муниципалитетларында имтихан уздыру өчен 83 пункт эшләячәк. Аларда онлайн-видеокүзәтү белән 1406 аудитория бар.

“Беренче имтихан көнендә - 25 майда гадәттәгечә БДИ география һәм әдәбият буенча узачак. Быел аларга информатика һәм ИКТ буенча БДИ өстәләчәк. Рус теленнән мәҗбүри имтихан 28 майда, математика буенча 1 июньдә булачак”, - дип белдерде Рафис Борһанов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International