Татарстан 2020 елда дәүләт хезмәтләрен цифрлаштыруны 70%ка җиткерүне планлаштыра

2020 елның 17 марты, сишәмбе

Татарстан  2020 елда дәүләт хезмәтләрен цифрлаштыруны 70%ка җиткерүне планлаштыра.  Бу хакта ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта сөйләде.

Коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатында  традицион брифинг дистацион рәвештә узды.

Журналистлар сорауларын ТР Президенты матбугат хезмәтенең рәсми аккаунтларында бирә алды.

Айрат Хәйруллин хәбәр иткәнчә, бүген Татарстанда цифрлы форматта хезмәт күсәтү 42,5% тәшкил итә.

Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү “Цифрлы икътисад” илкүләм проектының иң мөһим юнәлешләренең берсе санала.

2024 елга Татарстанда югары һәм махсус урта уку йортларының 10 меңнән артык студентын, шулай ук 13 меңгә якын эшкә сәләтле халыкны цифрлы икътисад компетенцияләренә өйрәтәчәкләр.

Министр сүзләренчә, барлыгы 25 юнәлеш буенча укыту ниятләнә. Веб-дизайн, компьютер уеннары, мультимедияле кушымталар эшләү, интернет-маркетинг һәм башкалар.

“Төп максат - төбәк паспорты нигезендә, цифрлы икътисад компетенцияләре буенча яңадан укыту хисабына югары квалификацияле кадрлар әзерләү. Цифрлы икътисад өчен кадрлар - программистлар һәм инженерлар гына түгел, бу белемнәр табибтан башлап, авыл хуҗалыгы хезмәткәренә кадәр булырга тиеш”, - дип саный Айрат Хәйруллин.

Әгәр коронавирус белән бәйле хәл дәвам итсә, ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы мәктәп укучылары өчен дистанцион укытуны оештыруда актив катнашырга әзер.

Айрат Хәйруллин Татарстан вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов белән очрашканын әйтте. “Без дистанцион укыту мөмкинлекләре турында сөйләштек, әгәр инфекция таралышы көчәйсә, белем бирү процессы туктамаслык итеп укытуны ничек оештыру турында уйлаштык”, - диде ул. Күп кенә зур вузлар дистанцион укуга күчкәнен искәртте.

Айрат Хәйруллин республикада “Электрон мәгариф” системасы гамәлдә булуын искәртте. Ул өй шартларында укытып булу мөмкинлекләрен әйтте. “Учи.ру”, “ЯКласс” платформалары шундыйлардан. “Бу платформалар теләсә нинди укытучыга өйдә укытуны оештырырга мөмкинлек бирә”, - диде. “ЯКласс” платформасын алсак, анда 1 трлн нан артык төрле бирем, биремнәр автоматик рәвештә генерацияләнә.

Министр сүзләренчә, Татарстанда алдынгы карашлы укытучылар, карантин булмаса да, читтән торып укуны оештыра. “YouTube та канал булдырып, дәрес үткәрә. Укучылар дәресне өйдә карый, комментарийларда сораулар яза. Шул рәвешле, уку процессы туктамый”, - дип аңлатты ул.

Айрат Хәйруллин мәгълүмати технологияләрнең инфекция таралуга чик куя алуын искәртте. Мәгълүмати технологияләр аша башка илләрнең дә коронавирус белән көрәш алымнары турында белеп булуын әйтте. Аның сүзләренчә, офиста эшләүче дә клиенты белән читтән торып элемтәгә керә ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International