ТР Хөкүмәте йортында эшсез кеше буларак һәм пособие алу өчен ничек теркәлү турында сөйләделәр

2020 елның 10 апреле, җомга

ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта эшсез кеше буларак һәм пособие алу өчен ничек теркәлү турында ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин һәм ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

Брифинг дистанцион рәвештә узды.

“Эшен югалтканнар, 1 марттан мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать иткәннәр өчен апрель, май, июньдә пособие автоматик рәвештә иң югары планка буенча түләнәчәк. Ул 12 мең 120 сумга кадәр арттырылды”, - дип белдерде Эльмира Зарипова.

Эльмира Зарипова шулай ук төбәктәге хезмәт базарындагы күрсәткечләрне тәкъдим итте. “Эшсезләр 1 апрельдән 700гә артты. “Работа в России” порталында вакансияләр 38 мең тирәсе. Без мониторинг үткәрдек. Аеруча актуаль булган, бүген дә эшен дәвам иткән оешмаларда 23 меңнән артык вакансия исәпләнә”, - диде ул.

8 апрельдән кергән тәртип буенча, эш эзләү максатында электрон формада теркәлергә мөмкин.

“Работа в России” порталында гариза язып була. Гаризага резюме да өстәлә. Шулай ук, Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында шәхси кабинетта гариза язарга мөмкин. Эшсезлек буенча пособие яшәү урыны буенча мәшгульлек үзәгендә биреләчәк”, - диде ул. 

Министр бүген мәшгульлек хезмәтләре дистанцион режимда эшләгәнен искәртте.

“Работа в России” порталында эшсез булып теркәлүгә гариза язу өчен, ЕСИА федераль порталында учет язуы кирәк. Күп функцияле үзәкләргә шул учет язуын алу өчен мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак.

Айрат Хәйруллин сүзләренчә, эшләүче халыкның күпчелек өлешендә - 2 млн 71 мең кешедә учет язуы инде бар.

ЕСИА учет язуын алуның нечкәлекләре бар. gosuslugi.ru федераль порталында теркәлгәч, күп функцияле үзәккә, пенсия фонды бүлегенә яки „Ак барс“ бүлегенә килеп, паспорт белән шәхесне расларга кирәк.

Айрат Хәйруллин хәбәр иткәнчә, 13 апрельдән күп функцияле үзәкләр эшен башлаячак.

Алар, бер караганда, халык проблемаларын хәл итә алырлык һәм эпидемиологик хәлне начарайтмау режимында эшләячәк. 800 тәрәзәнең яртысы, арада бер буш тәрәзә калдырып, 400 тәрәзә эшли башлаячак.

Министр күп функцияле үзәкләр дүшәмбедән алдан язылу буенча эшли башлаячагын әйтте. Тере чират булмаячак, 8 843 222 06 20 номеры буенча язылырга мөмкин.

Моннан тыш, Пенсия фонды бүлеге дә алдан язылу буенча эшләячәк. Тел: 8 843 279 27 27.

Өченче вариант: “Ак барс” банкы офисларына мөрәҗәгать итәргә. Эшләүче офисларның исемлеге белән банк сайтында танышырга мөмкин.

Айрат Хәйруллин әйтүенчә, изоляция вакытында өйдән чыгарга рөхсәт бирүче смс җибәрүгә, унынчы сәбәп итеп - күп функцияле үзәккә һәм пенсия фондларына бару мөмкинлеге өстәләчәк.

Гражданнарның сораулары калса, 8-800-250-90-33 кайнар линия номеры буенча да шалтыратырга була. 

Контакт үзәк (8-800-250-90-33) иртәгәдән 9 дан 16.00 га кадәр, якшәмбе көнне 9 дан 15.00 гә кадәр эшләячәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International