ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсе башлыгы Марина Патяшина: Республикада вирусны йоктыру күрсәткече 100 мең кешегә 53 очрак тәшкил итә

2020 елның 16 мае, шимбә

Бүген Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе беренче мәртәбә ачыклануына ике ай. Бу хакта бүген ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсе башлыгы Марина Патяшина ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.  

Марина Патяшина билгеләгәнчә, беренче айда 128 инфекцияне йоктыру очрагы булса, 2020 елның 15 маена 16 кат артыграк очрак була. Республикада бүгенге көнгә вирусны йоктырчылар саны 2148. 

ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсе башлыгы сүәләренчә, соңгы атнада көн саен 60-90 очрак теркәлә. Авыручылар саны күп булса да, авыруны йоктыручылар саны кимүе күзәтелә, диде ул. Соңгы өч атнада яңа очраклар атна саен 2 % кими (бу атнада - 4 %). Ләкин санитар таләпләрне үтәмәү һәм төркемләп авыруны ияртүчеләр очраклары авыручылар санын артуга китерәчәк, диде Марина Патяшина. 

Аның сүзләренчә, республикада яңа коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны 100 мең кешегә 53 очрак тәшкил итә. Авыручылар саны кимегәнгә, Татарстан Россия субъектлары арасында 59нчы урында (ИФОнда - 10 урында).

Атна саен яңа коронавирус инфекциясе республиканың 4-5 районында ачыклана. Һәм ике айда республиканың бөтен районнарына таралды (бары Балык Бистәсе районында гына юк). Авыручылар саны 8 муниципаль районда аеруча күп. 

Ковидка бәйле пневмония өлеше компьтер томографиясен күбрәк куллануга бәйле. Шул ук вакытта коронавирус инфекциясе белән каты авыручылар өлеше 1 % булып кала. Бу вакытында авыруны ачыклау һәм дәвалауга бәйле, диде Патяшина. 

Дачалар сезоны башланса да, 65 яшьтән олыраклар арасында авыручылар саны күпкә арту да күзәтелми. Бу аларның күбесе үзизоляция режимын үтәүләренә бәйле. 

Бу атнада вирусны йоктыручылар арасында 3 % кына башка төбәкләрдән килгәннәр. Контактлы авыручылар саны күбрәк. 

2148 авыручыдан 316 кеше (14,7 %) - 65 яшьтән олылар, 178 (8 %) - балалар. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Роспотребнадзорның санитар-эпидемиологик таләпләрен үтәргә өндәде. Аның сүзләренчә, хакимият вәкилләре битлекләр киеп йөрергә, шәхси саклану чараларын кулланырга тиеш. 

"Без яңа коронавирус инфекциясе шартларында яшәргә өйрәнергә тиеш, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бүген без аннан ничек сакланырга икәнен беләбез, һәм авыруның яңа чыганакларына чик куярга тиеш. Бу шартларда безнең сәнәгать предприятиеләре тәҗрибәсе күрсәткәнчә, санитар таләпләр үтәлсә, чиргә чик куеп була. Ләкин ихтыярны йомшартырга ярамый! Үзебездән башлыйк, бөтен заман таләпләрен үтәү кирәклегенә үзебез үрнәк булыйк. Башка юл юк". 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International