“Татэнергосбыт” АҖ 2020 елның беренче кварталында эшчәнлеккә йомгак ясады

2020 елның 26 мае, сишәмбе

26 майда ТР Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә “Татэнергосбыт” АҖнең Директорлар советы узды. Киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында үтте.

Көн тәртибенә компаниянең 2020 елның 1 кварталында финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм апрель һәм май өчен агымдагы куллану дәрәҗәсе турында мәгълүмат турында мәсьәләләр куелган иде.

Квартал нәтиҗәләре буенча алганда, 1 кварталда электр энергиясенә ихтыяҗ 3,1%ка кимегән.

Ихтыяҗ кимү шул исәптән һава торышы белән дә бәйле, чөнки кышын уртача һава температурасы узган елгыга караганда 5 градуска югарырак булды.

Апрель аенда карантин чаралары аркасында энергия куллану 8,3%ка кимегән. Машина төзелеше компанияләре, шулай ук сәүдә үзәкләре энергия куллануны киметте. Казан “Мега”сы электр энергиясен куллануны 1,3 млн кВт сәгатькә, “Парк Хаус” 1 млн кВт сәгатькә киметкән.

Директорлар советына 1 апрельгә электр энергиясе өчен бурычларның 478 млн сум тәшкил иткәнлеге турында мәгълүмат бирелде.

Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 111 млн сумга үсеш күзәтелә. Шул ук вакытта, энергетиклар билгеләп үткәнчә, үсеш, халыктан тыш, барлык кулланучылар төркемнәрендә барлыкка килгән.

ТКХ предприятиеләрендә су белән тәэмин итү каналлары төп бурычлылар булып кала: Баулы “Водоканал”ының 22 млн сум, Яшел Үзән районындагы өч су каналында 5,5 млн сум, Кама Аланы су каналы 1,4 млн сум, ә “Питрәч коммуналь челтәрләре” оешмасының 2,2 млн сум.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International