Рөстәм Миңнеханов төзелеш һәм юллар тармаклары мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды

2020 елның 26 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төзелеш һәм юллар тармаклары мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

Өлеш кертеп тә фатирлары төзелмичә калганнарның йортларын төзеп бетерү һәм файдалануга тапшыру өчен финанслау мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

«ДОМ.РФ» АҖ белән хезмәттәшлек турында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, 2019 елның октябрендә федераль карар нигезендә махсуслаштырылган Фонд төзелгән иде, аңа асылда өлеш кертеп тә фатирлары төзелмичә калганнар кергән. Техник заказчы билгеләнгән, аңа «ДОМ.РФ» АҖ аша кирәкле акчалар бүлеп биреләчәк.  

Фонд белән 4 проблемалы төзелеш объектына (2049 фатир) килешү төзелгән, шул исәптән 1549 фатир өлеш кертеп тә фатирлары төзелмичә калганнарныкы, гомуми суммасы 5,5 млрд. сум.

Финанслашу сыйфатында республика тарафыннан 2,2 млрд. сум кертелгән.

Өстәмә рәвештә республика тагын 6 объектта төзелешне тәмамлауга үтеенчнамә җибәргән.

Киңәшмәдә шулай ук «Шәле (М-7) – Баулы (М-5)» түләүле автомагистрален төзү проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре дә каралды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International