Алексей Песошин онлайн-режимда “КАМАЗ” ГАҖ Директорлар Советы утырышында катнашты

2020 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

Бүген  “Ростех” дәүләт корпорациясе башлыгы Сергей Чемезов рәислегендә КАМАЗ” ГАҖ директорлар советы утырышы узды.  Видеоконференцэлемтә режимында утырышта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Акционерлар 2020 елның беренче кварталы өчен КАМАЗның бизнес-планы үтәлеше турындагы мәгълүматны тыңлады.

Директорлар советы әгъзалары КАМАЗның еллык хисабын раслады һәм еллык бухгалтерлык хисабы турындагы мәгълүматны игътибарга алды. Акционерлар шулай ук 2020 елның беренче кварталы өчен КАМАЗның бизнес-планы үтәлеше турындагы мәгълүматны тыңлады.

2019 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча “КАМАЗ” ГАҖнең чиста табышы булмауга бәйле рәвештә, 2019 ел өчен “КАМАЗ” ГАҖ акцияләре буенча дивидендлар түләмәскә тәкъдим итәргә дигән карар чыгарылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International