Алексей Песошин “КАМАЗ” ГАҖ Директорлар советы утырышында катнашты

2020 елның 3 июле, җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “КАМАЗ” ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышында катнашты.

Утырыш Чаллыда  “Ростех” Дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов рәислегендә узды.

“КАМАЗ” ГАҖ Директорлар советы компания эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләрне карады.

Утырышта “КАМАЗ” ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, Директорлар советы әгъзалары Михаил Бройтман, Рубен Варданян, Анатолий Сердюков һәм башкалар катнашты.

Алексей Песошин һәм утырышта катнашучылар компаниянең Фәнни-техник үзәгендә һәм аның сынау полигонында булды һәм яңа модельләр белән танышты.

Кунаклар “КАМАЗ-Автоспорт” коммерцияле булмаган предприятиесенең  ярыш автомобильләре цехын һәм “КАМАЗ-мастер” командасы музее экспозициясен карады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International