Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр башлыкларын кешеләрнең суда батып һәлак булулары мәсьәләсенә җаваплы булырга өндәде

2020 елның 11 июле, шимбә

Татарстан Республикасында бер атна эчендә генә дә 14 кеше суга батып үлгән, шул исәптән Түбән Кама муниципаль районында 1 бала.

2020 ел башланганнан бирле 42 кеше суга батып үлгән, шул исәптән 2 бала. Бу үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда 12 кешегә артык.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры – Россия ГХМның Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

  

«Эссе көннәр җиткәч, кешеләрнең суга батып һәлак булулары проблемага әверелде, - диде Рафис Хәбибуллин. - Коронавирус буенча кертелгән чикләүләргә карамастан, гражданнар республика сулыкларына омтыла. Яртысыннан артыграгы шуңа дип корылмаган урыннарда һәлак булды, шул исәптән 20 кеше исерек булган».

Министр хәбәр иткәнчә, Казанда иң күп кеше һәлак булган – 6 кеше, Нурлат районында - 4 (шул исәптән 1 бала), Зеленодольск, Түбән Кама, Әлмәт һәм Алабуга районнарында, Чаллыда 3әр кеше, Чирмешән һәм Менделеевск районнарында 2шәр кеше, калган 13 районда 1әр кеше.  

Коену сезоны башланганнан бирле административ җаваплылыкка 45 кеше тартылган. Шул исәптән 28 кеше Чаллыда, 11е – Казанда, 4се –  Зеленодольскта, 2се – Сабада.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр башлыкларын кешеләрнең суга батып һәлак булулары мәсьәләсенә аеруча җаваплы карарга өндәде. Ул хәбәр иткәнчә, бу эссе көннәрдә су объектларында кешеләр күп булачак, димәк, җәйге ял итү урыннарын тикшереп торырга кирәк. «Сезнең бурыч – кешеләр иминлеген тәэмин итү, сез моның өчен үз территориягездә җаваплы, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Безнең сезнең белән бурыч – кисәтү чаралары күрү белән бергә, гражданнарның судагы иминлеге өчен шартлар тудыру да!»

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, һәлак булганнарның яртысы исерек булуны исәпкә алып, җәмәгать урыннарында алкоголь продукция эчүгә бәйле хокук бозуларны кисәтү эшләрен активлаштырырга кирәк.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International