Татарстан Республикасында агымдагы елда күп балалы гаиләләргә 1 561 җир кишәрлеге бирелде

2020 елның 11 июле, шимбә

Татарстан Республикасында күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү эшенең барышы турында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Бүгенге көндә 57 мең күп балалы гаилә исемлеккә кертелгән, аларның 36 меңе җир кишәрлекләре белән тәэмин ителгән, бу 66,7% тәшкил итә.

Министр сөйләвенчә, җир кишәрлекләре бирү нормалары җирле үзидарә органнары тарафыннан расланган - 6дан 20 сутыйга кадәр. Казанда-3 балага 6 сутый, ә киләсе балага 1 сутый. Республика буенча уртача сан - 11 сутый.

2019 елда 2 600дән артык кишәрлек бирелгән, агымдагы елда – 1 561 кишәрлек, 20 меңнән артык кишәрлек бирәсе калган. Бүгенге көндә республикада булган кишәрлекләрне исәпкә алып, дефицит 17 меңгә якын.

Фәнил Әһлиуллин үз чыгышында билгеләп үткәнчә, 2020 ел күрсәткечен 100 процентка 11 муниципаль район үтәгән. Болар - Әгерҗе, Аксубай, Апас, Кама Тамагы, Мамадыш, Яңа Чишмә, Нурлат, Балык Бистәсе, Спас, Чирмешән, Ютазы районнары. 17 районда бу күрсәткеч 90% тан артык.

Министр Казан һәм Чаллыда кишәрлекләрнең гомуми дефициты 11 мең тәшкил итүенә аерым тукталды. Казанда җир кишәрлекләр дефициты - 6 829.

Сокуры һәм Каймар бистәләрендә муниципаль массивлар тулысынча үзләштерелде. 83 муниципаль участок буш. Казан Башкарма комитеты Сокуры бистәсе массивында планлаштыруны үзгәртү белән төзелешне тыгызлау мәсьәләсе өстендә эшли. Әлеге чара хисабына өстәмә рәвештә 100 дән артык җир кишәрлеге кадастр исәбенә кую планлаштырыла.

Федераль массивларны үзләштерү буенча эш дәвам итә. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан формалашкан 2 360 җир кишәрлеге арасыннан 1 195 җир кишәрлеге бирү турында карар кабул ителде.

165 җир кишәрлеге резервта, аларны Казанның күп балалы гаиләләре арасында бүлү чират буенча һәм махсус санитар режим кысаларында алып барыла.

Биектау районы территориясендә яңа федераль җир биләмәләре (963 га) буенча эшнең беренче этабы төгәлләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International