Татарстанда социаль өлкә объектларына һәм күп фатирлы йортларга капремонт программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә

2020 елның 25 июле, шимбә

Татарстанда  2020 елда гомуми мәйданы 6,5 млн кв. м булган 1064 күп фатирлы йортка капиталь ремонт планлаштырыла. Капремонт программасында 41 муниципаль берәмлек (Әлки, Әтнә, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан гайре) катнаша. Финаслау күләме  6 млрд 658 млн 58 мең сум.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, мәгариф оешмаларына капиталь ремонт программасы буенча 36 мәктәпкә ремонт каралган. 23 июльгә 32 объектта эшләр бара, 4 объектта эшләр тәмамланган.

Коррекцион мәктәпләргә капиталь ремонт буенча эшләр барлык 3 объектта да бара.

Мәктәпкәчә учреждениеләргә капиталь ремонт 87 объектта планлаштырылган, эшләр 72-х объектта бара. 15 объектта эшләр тәмамланган.

Гомуми белем мәктәпләренең һәм коррекцион мәктәпләрнең функциональ зоналарына капиталь ремонт буенча пландагы 42 объектның 26сында эшләр бара, 16 объектта эшләр тәмамланган. Коррекцион мәктәпләр буенча – 2 объектта эшләр бара.  

Республикада 17 ресурс үзәгенә капремонт каралган. Эшләр 16 объектта бара, 1 объектта эшләр тәмамланган.

Уку корпусларына һәм тулай торакларга капиталь ремонт буенча 3 объект каралган. Эшләр барлык объектларда да бара.

Спорт объектларына капиталь ремонт программасы буенча эшләр 20 объектта бара, 1 объектта эшләр тәмамланган.

Татарстан Республикасы яшьләр үзәкләре биналарына (урыннарына) капиталь ремонт һәм матди базаларын ныгыту программасы буенча 4 объектта да эшләр бара, 1сендә эшләр тәмамланган.   

Балаларны савыктыру лагерьларына (6 объект) капиталь ремонт дәвам итә –  3сендә эшләр бара. 3 объектта эшләр төгәлләнгән.

Республикада яшүсмерләр клубларына капиталь ремонт һәм аларның матди-техник базасын ныгыту буенча эшләр 17 объектның 16сында бара. 

Сәламәтлек саклау объектларына капиталь ремонт дәвам итә. 15 стационарның 12сендә капремонт бара, 3 объектта эшләр беткән.  

Мәдәният объектларына капиталь ремонт программасы буенча 37 объекттан 23сендә эшләр бара, 14 объектта эшләр беткән. 

Мәдәният тармагы мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт программасы буенча 8 объектның 7сендә эшләр бара, 1 объектта капремонт тәмамланган.

Сыер фермаларына капиталь ремонт программасы буенча эшләр 158 объектның 97сендә дәвам итә (55 объектта эшләр беткән).

Ашлык амбарларына капиталь ремонт программасы буенча 127 объектның 70ендә эшләр бара (51 объектта эшләр беткән).

Машина-трактор паркларына капремонт программасы буенча 66 объектның 42сендә эшләр бара (22 объектта эшләр тәмамланган).

Яшелчә-бәрәңге саклагычларга капиталь ремонт программасы буенча 12  объектның 4сендә эшләр бара.

Кошчылык фермаларына капиталь ремонт программасы буенча 12 объектның 11ендә эшләр бара, 1 объектта эшләр тәмамланган.

Ветеринария берләшмәләренә һәм авыл хуҗалыгы идарәләренә ремонт 41 объектта планлаштырылган, 9 объектта эшләр бара (32 объектта эшләр тәмамланган).

Ат фермаларына капиталь ремонт программасы буенча 11 объектның 9ында эшләр бара (1 объектта эшләр тәмамланган).

37 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенә капиталь ремонт ясау каралган. 34 объектның 24ендә эшләр бара, 7 объектта эшләр тәмамланган.  

Муниципаль архивларга капиталь ремонт 7 объектның 4сендә бара, 3 объектта эшләр тәмамланган.

Советларының (башкарма комитетлары) биналарына капиталь ремонт 21 объектның 10 объектында бара. 11 эшләр беткән.

Алексей Фролов ТКХ өчен түләүләрне җыюга да тукталды. 1 июльгә тулаем республика буенча бурыч 7 млрд 833 млн сум тәшкил итә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International