Татарстанның барлык мәктәпләре югары тизлекле интернет белән тәэмин ителде

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе

Татарстанның барлык мәктәпләре югары тизлекле интернет белән тәэмин ителде. Барлыгы 1680 гомуми белем бирү оешмасы. Бу хакта ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

“Яз көне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың барлык мәктәпләрен дә югары тизлекле Интернет белән тәэмин итү турында күрсәтмә бирде. Хәзер шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да мәктәпләргә җепселле-оптик элемтә линияләре керде”, - диде министр.

Рафис Борһанов сүзләренчә, Интернет булу укытучыларга онлайн-курсларда укырга, Россиядәге иң яхшы методик эшләнмәләрне кулланырга мөмкинлек бирәчәк. Дәрестә физика, химия, биология кебек фәннәрне видеоконтент белән тулыландырып, укучыларга кызыклы рәвештә мәгълүмат биреп булачак.

“Хәзерге заман балалары – “визуаллар”, һәм бу уку-укыту барышында исәпкә алынырга тиеш”, - диде министр.

Рафис Борһанов шулай ук мәктәп укучыларының дистанцион белем алуга күчүе турындагы имеш-мимешләрне кире какты.

“Август башында белем бирү процессы башланырга өлгергәнче үк тукталачак дигән имеш-мимешләр барлыкка килде. Социаль челтәрләрдә көзен барысы да дистанцион белем алуга күчәчәк дигән ялган хәбәрләр тарала. Мин бу сорауга инде күп тапкырлар җавап бирдем – моңа бернинди алшартлар да юк”, - диде ул.

Шул ук вакытта, министр белем бирү оешмаларында урыны белән карантин кертелергә, ягъни балалар бакчаларында аерым төркемнәр, мәктәпләрдә сыйныфлар ябылырга мөмкин икәнлеген искәртте. “Бу – озак еллар кулланыла торган авырулар саны артуын кисәтү буенча гадәти тәҗрибә. Кызганыч, хәзер ул башка төрлерәк кабул ителә. Минем белем бирү процессында катнашучыларның барысын да тынычландырасым килә. Без уку елын гадәти режимда башладык һәм шундый ук режимда дәвам итәрбез дип өметләнәм”, - дип ассызыклады ул.

Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин 2020 ел азагына кадәр Татарстанның барлык мәктәпләрендә WI-FI нокталары булдырылачагын хәбәр итте.

 “2020 ел азагына кадәр Татарстанда 522 мәктәптә WI-FI нокталары булдырылачак. Бу мәктәпләрдә WI-FI нокталары беркайчан да булмаган”, - диде Айрат Хәйруллин.

Министр сүзләренә караганда, ел азагына кадәр 15 мең ноктаны WI-FI белән җиһазландырып, Татарстанның барлык мәктәпләрен 100 процент WI-FI белән тәэмин итү бурычы куелган.

“Педагог интернетка тоташтырганда уңайсызлыклар тумасын дигән максат куябыз”, - дип билгеләде Айрат Хәйруллин.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International