Татарстанда күпләп агач утырту өчен 1 миллион үсенте әзерләнгән

2020 елның 22 сентябре, сишәмбе

“Урманнарны саклау” федераль проекты кысаларында “Татарстан Республикасында урманнарны саклау” төбәк проекты турында Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров сөйләде.

Быел республикада 4785 гектар урман мәйданында агачлар утыртылган.

“Барлыгы 2193 гектарда агач утыртылды, 103 гектарда агач үрчетелде, тугыз гектарда катнаш урманны торгызу, 2480 гектарда табигый урманны торгызу эшләре башкарылды. Проектның төп максаты - 2024 елга 100 процент нисбәтендә урманнарның кимү һәм арту балансын тәэмин итү”, - диде ул.

Равил Кузюров сүзләренчә, бүгенге көндә Министрлыкның тармак оешмалары белгечләре тарафыннан барлыгы 571 кг орлык җыеп алынган. “Нарат - 411 кг, чыршы - 103 кг, карагай - 34 кг, башка токымнар - 23 кг. Орлыкларның төп өлеше октябрь һәм декабрьдә әзерләнәчәк. Быел республиканың базис урман питомникларында 33,3 млн данә үсенте үстерелде”, - дип билгеләп узды ул.

“Моннан тыш, 2020 елның урман культуралары сезоны кысаларында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының тармак оешмалары хезмәткәрләре тарафыннан гомуми мәйданы 2413 гектар авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге 4496 гектар мәйданда урман культураларын тулыландыру эшләре, 16046 гектар мәйданда урман культураларын техник яктан карау, 23 гектар урман питомникларында чәчү эшләре башкарылды”, - диде министр.

25 сентябрьдә Арыш урманчылыгында (Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылы янында) Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы башлыгы Сергей Аноприенко һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов нарат үсентеләре утыртачак.

“2,5 гектар мәйданда барлыгы 10 мең нарат үсентесе утыртылачак. Шулай ук чарада Урман селекция-орлыкчылык үзәгенең микроклональ вегетатив үрчетү лабораториясендә үстерелә торган үсемлекләрне (in vitro усак агачы клоннары), һәм „Урманнарны саклау“ төбәк проекты кысаларында сатып алынган урман культуралары һәм урман-янгын сүндерү техникасын тәкъдим итү планлаштырыла”, - диде министр.

Равил Кузюров әйтүенчә, 26 сентябрьдә республиканың барлык муниципаль районнарында агач утырту оештырылачак. “Моның өчен Министрлык һәм аның карамагындагы учреждениеләр тарафыннан бер миллион нарат, Европа чыршысы, Себер карагае, вак яфраклы юкә, миләш һәм башка төр агачлар әзерләнде”, - диде ул.

“Каеннар да утыртыла, әмма өстенлекне нарат белән чыршыга бирәбез, аларны катнаш утыртырга тырышабыз”, - ди Татарстан урман хуҗалыгы министры.

Министр билгеләп үткәнчә, агач утырту буенча республикакүләм акцияләр ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2011 елдан бирле уздырыла. “10 ел эчендә акция кысаларында Татарстанда 6500 гектардан артык мәйданда 25 млн үсентеләр утыртылды, катнашучыларның гомуми саны 435 мең кешедән артып китте”, - диде Равил Кузюров.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International