Алексей Песошин дүртенче чакырылыш Чаллы шәһәр советы сессиясендә катнашты

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

Бүген Чаллыда дүртенче чакырылыш шәһәр советы сессиясе узды. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Көн тәртибендәге мәсьәләләрнең берсе – шәһәр мэрын сайлау иде. Яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Чаллы мэры итеп Наил Мәһдиев сайланды. Аның кандидатурасын 32 депутат хуплады.

 “Хөрмәтле депутатлар, бүгенге утырышның көн тәртибендә мөһим мәсьәләләр, шул исәптән шәһәр мэрын сайлау да бар. Беренче затның абруеннан, тәҗрибәсеннән, нәтиҗәлелегеннән һәм максатчанлыгыннан территориянең һәм аның халкының алга таба иминлеге бәяләнә. Шәһәрдә абруйлы лидер-муниципаль берәмлек башлыгы җитәкчелегендә җирле үзидарәнең нәтиҗәле командасын формалаштыру бик мөһим. Чаллы шәһәре мэры вазыйфасына Наил Гамбәрович Мәһдиев кандидатурасы тәкъдим ителде. Сез аны бик яхшы беләсез. Шушы көннәрдә генә аның шәһәрне җитәкләвенә алты ел тулды. Бу еллар эчендә ул үзен катлаулы мәсьәләләрдә хәл итәргә сәләтле принципиаль җитәкче буларак күрсәтте, хакимиятнең төрле дәрәҗәләрендә шәһәр һәм аның халкы мәнфәгатьләрен кыю рәвештә якларга сәләтле. Сезнең ярдәм белән Наил Гамбәрович киләчәктә дә муниципаль берәмлек алдында торган барлык бурычларны уңышлы башкарып чыгачагына шик юк”, - диде Алексей Песошин.

Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары итеп Шәһәр Советы депутаты Ирина Сәгыйдуллина билгеләнде. Кандидатураны Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге дүртенче чакырылыш Шәһәр Советының беренче утырышы барышында шәһәр мэры Наил Мәһдиев яңгыратты. Шәһәр Советы депутатлары тәкъдим ителгән кандидатураны бертавыштан хупладылар.

Ирина Сәгыйдуллина Чаллы шәһәре Башкарма комитетында 1995 елдан бирле эшли. Хезмәт биографиясен Чаллы шәһәре мэриясенең финанс идарәсе секретаре булып башлый. 2011 елда Башкарма комитетның финанс идарәсе башлыгы урынбасары итеп билгеләнә. 2018 елдан – Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы.

Чаллы депутатлар корпусының яңа составы даими комиссияләр составын билгеләде һәм аларның рәисләрен сайлады. Социаль-икътисадый үсеш һәм бюджет мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе итеп кабат Венера Туктарова сайланды.

Мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссия рәисе булып Әбделхак Батюшов калды.

Регламент, хокук тәртибе һәм халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе булып, элеккечә Евгений Архипов сайланды.

Гражданнарның сәламәтлеген саклау һәм социаль яклау мәсьәләләре буенча даими комиссияне Марат Мөхәммәдиев җитәкли.

Шәһәр төзелеше, шәһәр инфраструктурасын үстерү һәм торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе итеп Рөстәм Гайнуллов билгеләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International