Алексей Песошин Татарстан Республикасы Профсоюзлар көне белән котлады

2020 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин республика халкын Татарстан Республикасы Профсоюзлар көне белән котлады. Ул ассызыклаганча, профсоюзлар бүген – республикада иң күп санлы һәм абруйлы җәмәгать оешмаларының берсе.

“Хөрмәтле татарстанлылар! Республикада иң күп санлы һәм абруйлы җәмәгать оешмаларының берсе булган оешма әгъзаларын Татарстан Республикасы Профсоюзлар көне белән котлыйм! Профсоюзлар - чыннан да дәүләтнең көчле, ышанычлы, җаваплы һәм принципиаль партнерлары. Профсоюзлар республикабызның хезмәт өлкәсендә тотрыклылыкны тәэмин итүдә, хезмәткәрләр өчен лаеклы һәм сыйфатлы хезмәт шартлары булдыруда мөһим роль уйный. Республика хакимиятенең һәм профсоюзларның уртак бурычлары - Татарстанның социаль-икътисади үсеше, инновацион икътисад булдыру, халыкның тормыш сыйфатын күтәрү, имин хезмәт шартлары һәм лаеклы хезмәт хакы булган эш урыннары булдыру.

Бу мәсьәләләрне хәл итү республикада өч якның - дәүләт, бизнес һәм профсоюзларның конструктив диалогы режимында даими килешү нигезендә гамәлгә ашырыла.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм профсоюз активының ел саен үткәрелә торган очрашуларында татарстанлыларның социаль хәле һәм тормыш сыйфатына бәйле булган өстенлекле эш юнәлешләре буенча фикер алышалар.

Бүген безнең уртак һәм беренчел бурычларыбыз - икътисадны модернизацияләү һәм хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү, барлык тармакларда да лаеклы хезмәт шартлары һәм югары хезмәт хакы булган яңа нәтиҗәле эш урыннары булдыру, халыкның тормыш сыйфатын арттыру.

Республиканың профсоюз хәрәкәте ветераннарына күпьеллык хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм.

Профсоюзлар  хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да алга таба конструктив һәм сыйфатлы уртак эш, барлык уңай традицияләрне саклап калуны телим. 

Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В.Песошин”

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International