Алексей Песошин ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте

2020 елның 5 октябре, дүшәмбе

Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте.

Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры итеп Марат Айзатуллин билгеләнде.

Бу хакта тиешле указ Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан имзаланды.

ТР Премьер-министры искәрткәнчә, ТРның элекке төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгын җитәкләячәк.

Алексей Песошин сүзләренчә, республика министрлыкларының яңа җитәкчеләре алдында мөһим бурычлар тора, аларны тиешенчә хәл итү Татарстанның социаль-икътисади торышын үстерүгә һәм ныгытуга ярдәм итәчәк.

Марат Айзатуллин республика җитәкчелегенә ышаныч күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International