Татарстанда агымдагы елның ноябреннән су объектларында патруль төркемнәр эшли башлаячак

2020 елның 13 октябре, сишәмбе

Татарстанда агымдагы елның ноябреннән су объектларында патруль төркемнәр эшли башлаячак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның кече көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр итте.

Брифинг темасы – “Татарстан Республикасында сезонара чорда сулыкларда иминлекне тәэмин итү чаралары”

“Боз кату чоры якынлашу сәбәпле сулыклар кеше тормышы һәм сәламәтлеге өчен зур куркынычлык тудыра. Катмаган, ныгымаган боз өстенә чыкканда күп кешеләр начар нәтиҗәләр турында уйламый. Һәлакәтләрнең күпчелеге күчеш чорына туры килә”, - дип сөйләде Юрий Венедиктов.

Аның сүзләренчә, узган кышны боз астына китүчеләрнең 5се үлгән, 87сен коткара алганнар.

Постлар тәүлек дәвамында кизү торачак. Шулай ук 9 пост татарстанлыларның балык тотарга яраткан урыннарына куелачак.

Кагыйдәләрне бозучыларга штрафлар каралган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International