Алексей Песошин “Бәллүр каләм” конкурсы җиңүчеләрен котлады

2020 елның 20 ноябре, җомга

Журналист хезмәтенең кадере бик югары. Бу хакта бүген Татарстан республикасының журналистика һәм массмедиа өлкәсендә “Бәллүр каләм” XXIII конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында ТР Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.

Тантаналы чара “Корстон” мәйданчыгында (Казан) узды.

Алексей Песошин тантаналы чарада “Бәллүр каләм” конкурсы җиңүчеләрен сәламләде.

“Бүген алар аерым бер шартларда эшли. Журналистика коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә табиблар белән алгы сафта. Нәкъ менә журналистлар “кызыл зонадан” репортажлар алып бара. Ялган хәбәрләргә каршы көрәшә, гадәттән тыш хәлләрдә эшли”, - дип билгеләде ул.

Бүген оперативлык, халыкка дөрес мәгълүмат җиткерү бик мөһим, диде Алексей Песошин. Аның сүзләренчә, “Бәллүр каләм” конкурсы күп еллар дәвамында моңа ярдәм итә.

Ул барлык журналистларны котлап, сәламәтлек, бетмәс энергия, иҗат шатлыклары һәм уңышлар теләде. Эшен намус белән башкаручыларга рәхмәт белдерде.

Алексей Песошин конкурсның төп җиңүчесен игълан итте.

“Бәллүр каләм” XXIII конкурсында Гран-прига “Казан” журналы баш мөхәррире Юрий Балашов лаек булды.

Юрий Балашов авыру сәбәпле тантанага килә алмады, һәм бүләкне баш мөхәррир вазифасын вакытлыча башкаручы Альбина Әпсәләмовага тапшырдылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International