Татарстанда 2021 елда юллар төзелешенә һәм төзекләндерүгә 26 млрд сум акча биреләчәк

2020 елның 24 ноябре, сишәмбе

Татарстанда 2021 елда автомобиль юллары төзелешенә һәм төзекләндерүгә 26 млрд сум акча бүлеп бирү ниятләнә. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

“2020 ел бюджеты якынча 38 млрд сумлык булды. Киләсе ел бюджетында 26 млрд сумлык объектлар. Федераль казнадан акча алу юнәлешендә эшләячәкбез. Автомобиль юлларын карап тоту һәм төзекләндерүгә акча кимемәячәк”, - диде министр.

Төбәк әһәмиятендәге юлларны тәртиптә тоту өчен 2021 елда 5 млрд 254 млн сум акча каралган. Юллар төзү һәм үзгәртеп коруга 4,7 млрд сум, төзекләндерүгә 9 млрд 174 млн сум акча тотылачак.

Фәрит Хәнифов сүзләренчә, “Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары” илкүләм проекты буенча эшләр дәвам итәчәк. Капиталь төзекләндерү башкарылачак, торак пунктлар каты өслекле юл белән тоташтыралачак. Балалар лагерьларына, фермер хуҗалыкларына юл салыначак.

Татарстанда быел 1,7 мең км дан артык юл төзелгән, капиталь төзекләндерелгән, шул исәптән 433 км төбәк әһәмиятендәге юллар.

Татарстанда бер ел эчендә 61,76 км төбәк автомобиль юллары, 13 күпер, 4 юлүткәргеч төзелгән һәм үзгәртеп ясалган. 371,6 км төбәк әһәмиятендәге юллар һәм алты күпер ремонтланган.

“Быел 721 км муниципаль юллар төзелде һәм төзекләндерелде, бу ишегалларын да исәпкә кертеп. 2,6 млн квадрат метрны җиде метрлы юлга бүлеп исәпләсәк, 370 км юл дигән сүз”, - дип сөйләде Фәрит Хәнифов.

Татарстанда Казан - Оренбург Р-239 трассасыннан Казан аэропортына бара торган юлны үзгәртеп кору эше башланган.

6,4 километр озынлыкта дүрт полосалы юл булдыру, Kazan Expo янында борылыш эстакадасы төзелеше планлаштырыла. Авыл хуҗалыгы техникасы өчен юлүткәргечне реконструкцияләү күздә тотыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International