РФ Югары арбитраж суды рәисе Казанда ЮАС ның Идел буе округы буенча яңа рәисен тәкъдим итте

2013 елның 18 марты, дүшәмбе

Бүген Казанда РФ Югары арбитраж суды рәисе Антон Иванов Россия арбитраж судының Идел буе округы буенча яңа рәисе Юрий Глазовны тәкъдим итте.

Бу чарада шулай ук РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук республиканың көч структуралары җитәкчеләре, суд аппараты хезмәткәрләре катнашты.

Россия арбитраж судының Идел буе округы яңа рәисе бу вазыйфага билгеләнгәнче Белгород өлкәсе Арбитраж судын җитәкләгән һәм аның эшен сизелерлек дәрәҗәдә яхшырткан иде, хуҗалык эшчәнлеге өлкәсендә генә түгел, ә эшләрне карау һәм гадел хөкем чыгару мәсьәләләрен карау буенча да сизелерлек үзгәрешләр булды, дип ассызыклады А.Иванов.

Аның алдында яңа вазыйфада башка мәсьәләләр тора, әмма хуҗалык мәсьәләсе саклана. Аерым алганда, бинаны киңәйтү һәм суд эшчәнлегенә мәгълүмат технологияләрен кертү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк булачак.

“Барыбыз да суд карарларыннан нәрсә көтәргә икәнлекне аңларга тиеш. Бу карарлар законлы һәм хаклы булырга тиеш. Ул бу юлда уңышларга ирешә алыр һәм Россия арбитраж судының Идел буе округы судын Россия арбитраж судлары системасында тиешле дәрәҗәгә чыгара алыр дип ышанам”, - диде А.Иванов.

РФ Югары арбитраж суды рәисе бу чарада катнашучыларны Юрий Глазовка авыр эшендә һәм Россия Югары арбитраж судының Идел буе округы судын яңа дәрәҗәгә чыгаруда ярдәм итәргә чакырды.

Юрий Глазов йөкләнгән бурычларны башкара ала, чөнки ул профессиональ судья, суд системасын яхшы аңлый һәм туплаган тәҗрибәсе килеп туган мәсьәләләрне хәл итү мөмкинлеге бирәчәк, диде Михаил Бабич. Рөстәм Миңнеханов та Юрий Глазовка яңа эшендә уңышлар теләде.

Юрий Глазов Россия Югары арбитраж судының Идел буе округы судын җитәкләүне ышанып тапшырулары өчен рәхмәт сүзләре белдерде. Ул үз алдына суд процессында катнашучылар һәм суд хезмәткәрләре өчен шартлар тудыру, судның дәрәҗәсен һәм абруыен күтәрү, шулай ук ММЧ белән элемтәләрне ныгыту кебек үз алдына куелган бурычлар өстендә эшләячәкмен дип белдерде.

Шулай ук Россия Югары арбитраж судының Идел буе округы рәисе суд коллективы белән танышты һәм куелган бурычлар башкарылачак дигән нәтиҗәгә килде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International