Алексей Песошин Россия Федерациясе Хисап палатасы коллегиясе утырышында катнашты

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Россия Федерациясе Хисап палатасы коллегиясендә катнашты.

Утырыш видеоконференцэлемтә режимында узды.

Көн тәртибенә егермедән артык мәсьәлә куелган иде.

РФ Хисап палатасы вәкиле Валерий Богомолов 2019-2020 елларда “Европа - Көнбатыш Кытай” халыкара транспорт коридорына кертелгән автомобиль юлларын проектлау, төзү һәм капиталь ремонтлау өчен тотылган бюджет акчасын тикшерү нәтиҗәләре турында сөйләде.

Очрашуда катнашучылар төбәкара дәрәҗәдә берничә мәсьәлә буенча фикер алышты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International