Марина Патяшина: Татарстанда 1-9 гыйнварда коронавирус инфекциясенең 808 очрагы теркәлгән

2021 елның 9 гыйнвары, шимбә

Татарстанда 1-9 гыйнварда коронавирус инфекциясенең 808 очрагы теркәлгән. Үсеш темпы 0,7% тәшкил итә.

Яңа коронавирус инфекциясе белән авыручыларның гомуми саны 14092 кеше.

Бу мәгълүматларны ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина җиткерде.

Киңәшмәне барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Марина Патяшина билгеләгәнчә, 1-9 гыйнварда республикада хастаханәдән тыш пневмония очраклары 4%ка, бәйрәм көннәрендә инфекцияне гаиләдә йоктыру очраклары 72%ка арткан.

Соңгы ике атнада бәйрәм алды көннәрендә һәм бәйрәм көннәрендә 1426 объект тикшерелгән.

677 азык-төлек сату предприятиесе тикшерелгән, 13 предприятиедә тиешле чаралар үтәлмәгән (яисә 2%).

134 җәмәгать туклануы предприятиесе тикшерелгән, 7сендә тиешле чаралар үтәлмәгән.

Марина Патяшина хәбәр иткәнчә, Яңа ел каникулларында 319 балалар лагеры, шул исәптән шәһәр читендәге 30 лагерь һәм 289 мәктәп яны лагеры эшләгән. Бу лагерьларда 5 меңгә якын бала ял иткән.

Шәһәр читендәге 18 лагерь (60%) тикшерелгән. Бер лагерьда яңа коронавирус инфекциясен кисәтү буенча тиешле чараларның үтәлмәве ачыкланган.

Республикада коронавируска каршы профилактика чараларының үтәлеше буенча “кайнар элемтә” ачылган иде (2020 елның 21 декабреннән 2021 елның 10 гыйнварына кадәр). 7 шалтырату булган.

Тикшерүләрдән соң хезмәткәрләрнең җәмәгать туклануы объектларында һәм спорт кирәк-яракларын прокатка бирү пунктларында битлексез эшләвенә бәйле ике факт расланган, тагын ике факт (кафеның төнлә эшләве) буенча мәгълүматлар ТР Эчке эшләр министрлыгына тапшырылган, өч факт расланмаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International