ТР Хөкүмәте йортында брифингта коронавирустан вакцина ясату турында сөйләделәр

2021 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасында 12,5 кеше яңа коронавирус инфекциясеннән вакцина ясата ала.

Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында брифингта сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев сөйләде.

“Татарстанга 12,5 мең доза вакцина кайтты. Вакцина ике фазадан тора”, - дип билгеләде ул.

Хәзер вакцина ясатыр алдыннан антитәнчекләргә тест ясатырга кирәк түгел.

Февраль ахырына кадәр Татарстан 190,5 мең доза “Спутник V” препаратын алачак.

Татарстанда яше 60 тан узганнарны коронавирустан вакцинация узарга өндиләр. Роспотребнадзор хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина коронавирус белән авырмас өчен яки чир җиңел формада узсын өчен, вакцинациягә барырга киңәш итте.

Ул өлкән яшьтәгеләр вирус йоктыру буенча иң зур куркыныч янаган төркем булуын ассызыклады.

“Спутник V»да да, «ЭпиВакКорона»да да тере вирус кулланылмый, ягъни прививка аркасында коронавирус инфекциясе белән авыру мөмкин түгел”, - дип ассызыклады Марина Патяшина.

Марина Патяшина вакцинация бушлай, кешенең үз теләге белән ясалуын, куркынычсыз һәм нәтиҗәле булуын искәртте.

“Чирдән саклау буенча 100% гарантия бирмәсә дә, вакцинацияләнгән кеше авыруны җиңел формада, өзлегүләрсез яки симптомсыз кичерәчәк. Организм вакцинациядән соң вирус белән очрашуга әзер, вирусны көчсезләндерү буенча тиз арада антитәнчекләр бүленеп чыга”, - диде ул.

“Яңа ел бәйрәмнәрендә без 60 яшьтән өлкәнрәкләрнең күп авыруын күрәбез. Алар кунакка йөрде, үзләренә оныклары, балалары килде, гаилә эчендә чир йоктыру очраклары күп, 72% тәшкил итә. Әле пандемия башланганнан бирле мондый хәл булганы юк иде. 60 яшьтән узганнар арасында авыручылар 56%ка артты”, - дип билгеләде спикер.

Марина Патяшина өлкән яшьтәгеләр вирус йоктыру буенча иң зур куркыныч янаган төркем булуын ассызыклады. “Без өлкәннәрне саклар өчен күп көч куйдык, әле аларга тагын да сакланырга кирәк”, - дип йомгаклады ул.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International