Татарстанда халыкка социаль ярдәм ярдәм күрсәтү буенча “Кайгырту” платформасы эшли башлады

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

Татарстанда халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча “Кайгырту” (“Забота”) платформасы эшли башлады. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр ителде.

Яңа ресурста республика халкына сигез социаль ярдәм чарасы тәкъдим ителә.

“Безнең бурыч – проактив форматта хезмәт күрсәтү. Республика моңа беренчеләрдән булып күчте. Бу “Кайгырту” проактив сервисы. Граждан үзе һәм гаиләсе турында мәгълүмат тутырып, электрон сервистан нинди социаль ярдәм чараларына хокуклы булуын белә ала. Әгәр ул үзен Дәүләт хезмәтләре порталы аша идентификацияли икән, тиешле түләүләрне алу өчен электрон гариза юлларга мөмкин. Шунда ук гаризаның статусын күзәтеп була”, - диде ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

“Кайгырту” платформасы социаль яклау органнарыннан пособиеләр, субсидияләр алуны җиңеләйтә.

“Кайгырту” кушымтасы ярдәмендә торак-коммуналь хезмәтләр өчен субсидияләр, балага айлык пособие, балалар бакчасы өчен ата-ана түләвенең компенсацияләре, юлда йөрү өчен субсидияләр алырга була.

“Әлеге сервис 28 гыйнварда кулланышка тапшырылды. Бүгенге көндә аны 87 тапкыр смартфоннарга урнаштырганнар. Кулланучылардан уңай кайтавазлар да бар. Без һәркемне яңа ресурсны сынап карарга чакырабыз”, - диде Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Радик Гыйсмәтов.

Министр урынбасары сүзләренчә, мобиль кушымта ярдәмендә пособиеләре алу өчен “Мир” картасын ясатырга да гариза юллап була. 2021 елның икенче кварталында министрлык кушымтаны татар теленә тәрҗемә итәргә планлаштыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International