Алексей Песошин: Әлмәт – Татарстанның нефть башкаласы, анда тулай төбәк продуктының 14%ы формалаша

2021 елның 9 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Әлмәт муниципаль районы Советының отчет утырышында катнашты.

Төп докладны Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов ясады.

Россия Федерациясендә Фән һәм технологияләр елында символик рәвештә без отчет сессиясен уникаль уку йортында-инженерлар лицеенда уздырабыз.

Социаль өлкәнең заманча объектларын төзү, җәмәгать киңлекләрен, юл инфраструктурасын уңышлы үстерү, ишегалларын төзекләндерү нәтиҗәсендә Әлмәт Татарстанның гына түгел, ә гомумән Россиянең дә иң уңайлы шәһәрләренең берсе булды.

Монда республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертә торган “Татнефть”нең һәм башка компанияләрнең дә өлеше зур.

Әлмәт районы  республиканың иң зур муниципалитетларыннан берсе, Әлмәт –Татарстанның нефть башкаласы, республикада халык саны буенча дүртенче шәһәр. Бүген анда тулай төбәк продуктының 14%ы формалаша.

Социаль-икътисади үсеш рейтингында Әлмәт районы 5 ел дәвамында 2 нче урынны били (1 нче урында – Казан).

Зур сәнәгать предприятиеләре белән бер рәттән социаль-икътисадитормышта кече һәм урта эшмәкәрлек тә мөһим роль уйный.

Җәмәгать транспортының эше район өчен актуаль мәсьәлә булып кала. Бу проблемага район хакимияте бик нык игътибар бирергә тиеш.

2021 елда ике яшүсмерләр клубында ремонт эшләре планлаштырыла. Иң мөһиме, бу иҗат мәйданчыклары кызыклы чаралар белән тулы булсын һәм яшьләрне кызыксындырсын.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International