Алексей Песошин Бөгелмә муниципаль районының йомгаклау сессиясендә катнашты

2021 елның 26 феврале, җомга

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Бөгелмә муниципаль районының йомгаклау сессиясендә катнашты.

Утырыш башланыр алдыннан ТР Премьер-министры “ТНГ-Универсал” компаниясендә булды, анда ул җитештерү һәм төп продукция белән танышты. 2020 елда предприятие биш этапта дезинфекцияләүне тәэмин итүче “ДезаРус” аппаратын эшләүгә кереште.

“Камаз” шасси җирлегендә Covid-19 дан тест уздыру һәм вакцинацияләү өчен яңа подукт – Мобиль лаборатория концепты әзерләнде. Бу лаборатория илнең иң ерак төбәкләрендә дә массакүләм вакцинация уздырырга мөмкинлек бирә.

Алексей Песошин шулай ук 4 нче гомуми белем бирү мәктәбендә булды, анда укучылар өчен кайнар азыкның сыйфатын бәяләде. Бүгенге көндә бу мәктәптә 616 укучы белем ала. Ата-аналар контролен гамәлгә ашыру максатында мәктәптә туклануны оештыру мәсьәләләре буенча комиссия булдырылган.

ТР Хөкүмәте башлыгы Яшьләр сараенда Бөгелмә районының сәнәгать, кече һәм урта эшмәкәрлек, агросәнәгать комплексы предприятиеләре продукциясе күргәзмәсен карады. Күргәзмәдә “Эконива” компаниясе продукциясе тәкъдим ителде, компания хәзерге вакытта Бөгелмә районында сөтчелек комплексы төзи.

Төп докладны Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International