Татарстанда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасына 41 муниципаль берәмлектә 948 йорт кергән

2021 елның 27 феврале, шимбә

Татарстан Республикасында 2021 елның 33 республика программасының 7се төзелеш-монтаж эшләре башлануга тулысынча әзер – алар килешүләрнең барлык этапларын – сатулар үткәрүне һәм дәүләт контрактлары төзүне уздылар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасына 41 муниципаль берәмлектә 948 йорт кергән. Программаның бюджеты 6 295, 4 млн. сум тәшкил итә.

Республика программаларыннан тыш, Татарстанда 2021 елда илкүләм проектлар кысаларында да зур күләмле чаралар уздырылачак. ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы ел дәвамында 12 федераль программага кергән 97 объектка мониторинг үткәрәчәк. Хәзерге вакытта 11 объектта проект-смета документациясе эшләнә.

Татарстанга торак төзелеше өлкәсендә куелган максатларга һәм бурычларга ирешү, шулай ук социаль әһәмиятле объектларны төзү һәм капиталь ремонтлау буенча йөкләмәләрне үтәү өчен шактый ресурслар таләп итә. Аерым алганда, республиканың әзер металл прокатка ихтыяҗы миллион тоннага якын тәшкил итә. Аны канәгатьләндерү өчен үз куәтләре җитми, шуңа күрә Татарстан әзер металл прокатын читтән кертергә мәҗбүр. Нигездә, бу – Чиләбе һәм Свердловск өлкәләреннән. Шуның белән бергә, соңгы айларда металл прокатның бәясе сизелерлек арткан. 2020 елның декабрендә дөньякүләм ихтыяҗ арту фонында Россиянең күпчелек металлургия предприятиеләре үз продукциясенә бәяләр арту турында рәсми рәвештә белдерде. Ике ай эчендә үсеш 40тан 79% ка кадәр тәшкил итте. Эчке базарда чимал кытлыгын киметү һәм аңа бәяләрнең алга таба да спекулятив үсешен булдырмау өчен, РФ Хөкүмәте карары белән прокат бәясенең 5%ы, әмма бер тоннасы өчен 45 евродан да ким булмаган күләмдә таможня пошлинасы ставкасы билгеләнгән.

Моннан тыш, торак һәм социаль объектлар төзелеше бәясенең кискен артуына юл куймас өчен, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча, металл прокатка бәяләрне Федераль монополиягә каршы хезмәт контрольдә тота. 1 февральдән металл прокатка бәяләр үсеше күзәтелми, хәтта бәяләр 3тән 5%ка кадәр кимегән дә.

Республика ягыннан металл прокат эшләнмәләренә бәяләр мониторингы ТР Дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе тарафыннан атна саен алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International