2021 елның гыйнварында Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 7,8 млрд. сум акча эшләгән, шуның 6 млрд. сумы терлекчелек өлкәсенә туры килә

2021 елның 27 феврале, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы формированиеләрендә терлекчелек тармагының 2021 елның гыйнвар ае нәтиҗәләре турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

2021 елның гыйнварында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 7,8 млрд. сум акча эшләгән, шуларның 6 млрд.сумы терлекчелеккә туры килә, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6%ка үсеш күзәтелә. 118 мең тонна сөт җитештерелгән (үсеш 5%), 2,8 млрд. сумлык (үсеш 7%) 109 мең тонна (2020 елга карата 104%) сөт сатылган.

Мондый уңайлы базар шартлары сөт күләмнәренең үсеш темпларын саклап калырга һәм керем дәрәҗәсен арттырырга мөмкинлек бирә. Районнар буенча сөт җитештерүнең нәтиҗәлелеге төрле. Әгәр берәүләр табышны арттыра икән (Мамадыш, Түбән Кама, Ютазы районнары), икенчеләре зыянны киметергә омтыла.

Бүгенге көндә республиканың авыл хуҗалыгы формированиеләре көн саен 3 850 тоннадан артык сөт савалар, сатудан 102 млн. сумга якын акча алалар.

43 муниципаль районның 14е генә республика буенча уртача күрсәткечтән югарырак (республика буенча уртача – 17,3 кг). Кама Тамагы, Менделеевск, Зеленодольск, Югары Осланда әлегә уңай динамика күзәтелә.

Агымдагы елда сөт продукциясен арттыруга 822 млн. сумнан артык субсидия каралган (шулардан федераль ярдәм – 477 млн. сум, республика ярдәме – 345 млн. сум). Шул ук вакытта сөт сыерларының баш санын арттырган хуҗалыкларга өстәмә рәвештә 314 млн.сум каралган.

Ленар Гарипов, 2020 ел нәтиҗәләре буенча сөт җитештерү буенча килешү шартларын үтәмәгән районнар алынган субсидияләрне кире кайтарырга тиеш, дип искәртте. Ул ассызыклаганча, республикада сөт продуктлылыгы югары булган алдынгы хуҗалыклар аз түгел. 2021 елга терлекчелек өлкәсендә җитәкчеләр, зоо-һәм ветеринария белгечләренең квалификациясен күтәрү өчен «Элита», Ветеринария академиясе, Татарстан Кадрларны яңадан әзерләү институты, Саба һәм Кукмара аграр көллияте базасында гамәли дәресләр белән укыту семинарлары уздыру планлаштырыла.

Ит җитештерү турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары түбәндәгеләрне хәбәр итте: 2021 елның гыйнварында 34 мең 700 тонна терлек һәм кош үстерелгән (2020 елга карата 100%), шуның яртысыннан артыгы кош ите (18 мең 200 тонна).

«Чаллы-Бройлер» (60% чамасы) һәм «Ак Барс» кошчылык комплексы (29%) кош итен төп җитештерүчеләр булып тора.

2020 елда кошчылык рентабельлеге кимегән. Төп тискәре йогынты кош итенә бәянең уртача 10%ка кимүе (сәүдә челтәрләре арасында конкуренция арту нәтиҗәсендә) күзәтелә. Бүгенге көндә кош ите буенча сатып алу бәяләренең уртача 15 сумга (94 сумнан 110 сумга кадәр) артуы күзәтелә, һәм бу җитештерүне тотрыкландырырга һәм аның рентабельлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Республика терлекчеләре 2020 елда дуңгыз ите җитештерүне 5%ка арттырганнар. Республика буенча дуңгыз итенең үзкыйммәте уртача 94,55 сум/кг тәшкил иткән, узган ел белән чагыштырганда 7,5% ка арткан. Хәвеф-хәтәрләргә карамастан, 2020 елда дуңгызчылык тармагы җитештерү нәтиҗәлелеге 27,4% булган тотрыклы үсешне саклап калган. Гыйнвар аенда дуңгыз ите 8 мең 100 тонна җитештерелгән (2020 елга карата 101%). Аларның 55%ы «Кама Беконы» өлешенә туры килә.

Сыер ите җитештерү буенча 23 район тискәре динамика белән эшләгән. Моның төп сәбәбе – тулы дәрәҗәдә ашатуның булмавы, нәтиҗәдә, тәүлеклеклек уртача үсешнең түбән булуы.

Ленар Гарипов хәбәр иткәнчә, ит терлекчелеген үстерү өчен 2021 елга компенсацияләү һәм кызыксындыру субсидияләре каралган. Бу – шул исәптән ит юнәлешендәге сыерларның баш санын асрау өчен субсидияләр, нәселле терлекләрдән тыш, федераль бюджеттан 25% күләмендә симертү урыннары төзүгә киткән чыгымнарны каплауга, 240 баштан да ким булмаган шартларда терлек симертү өчен субсидияләр, стимуллаштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International